ТӨП- кис. Кайбер сыйфатлар яки рәвешләр белән килеп, аларның артыклык дәрәҗәсен ясый торган алкисәкчә. Менә ул, ялтырап торган озын артыш таягына ике кулы белән таянып, төп-төз утыра. Г.Бәширов. Димәк, бу вакыйга төп-төгәл егерме тугызынчы августта булган. Ф.Галиев. Бер фикер язмак булып, эзлим миемнән мәгънәләр [Әмма сүзләр] --- төп-төче! Шура



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә