ТӨП и. 1. 1) Диңгез, күл, елга һ.б.ш. сулыкларның аскы яссылыгы, аскы чиге. Ташулар бетүгә үк, көймәле кешеләр көймә белән эчкә кереп, көймәсезләр яр кырыеннан багорлар белән елга төбен актардылар. Ф.Яруллин. Океан төбендә аткан вулканнан туган дәһшәтле дулкын меңнәрчә чакрымны үтә, хәтта дөньяны әйләнеп чыга, берзаман дулкыннар тәбәнәкләнә, көчсезләнә, юашлана. Р.Газиз 2) Җир өстендәге батынкы урынның, чокырның, казылган җирнең түбәнге өлеше. Тончыга башлавын тоеп, күкрәген тутырып һава алмакчы иде дә, искәрмәстән генә бугазына ялкынлы кисәү тыгып куйдылармыни, кинәт күз аллары караңгыланып китте, егылмас өчен, янә окоп төбенә чүгәргә мәҗбүр булды. М.Хәсәнов. Нәкъ аның каршында, тирән чокыр төбендә, бер зур болан ята иде. М.Әмирханов 3) Вертикаль сызыкның аска таба караган юнәлеше; ас. Сизәм: юеш кием мине төпкә тарта, йөзәргә комачаулый. С.Сабиров. Төптә су ялтыраганы күренми, кое күптән кипкән шикелле. А.Тимергалин 4) Зур, чиксез массаның, киңлекнең, массивның иң тирән җире; тирәнлек. Каяндыр ерактан, җирнең төбеннән, челтерәп чишмә агып чыкканы ишетелә. Ф.Бәйрәмова 5) Берәр нәрсәнең аскы өлеше. Тимур кесәсеннән бер уч ак төймәләр тартып чыгарып, Камиләнең борын төбендә уйнатып алды. Ф.Бәйрәмова. Иң ахырдан Рәшит, кулларын йодрыклап, аның ияк төбенә кундырды. Р.Галиуллин 6) Сыеклык, балчык, җир, вак масса һ.б.ш.ларның өске катламнарыннан эчтәрәк, тирәндә урнашкан урыны 7) Берәр нәрсәнең тышкы чигеннән еракта, эчтә, түрдә торган урыны; түр. Чәйне тәмамлап, тирән табакта шылтырдатып чынаяклар чайкаштырган Өммегөлсем карчык күкрәк төбеннән чыккан нәзберек, газаплы аһәң белән сорап куйды: – Я, карт, әйт соңгы сүзеңне... А.Хәлим. Ләкин Валия куәт белән бәреп чыгарга теләгән үксү гайрәтен бугаз төбендә тотып торырга көч таба. Р.Батулла 8) Эче куыш нәрсәләрнең түбәнге ягы, эчке яктагы асты, түбәнге стенасы. – Үзе йодрык кадәрле генә, ә бер чәркә ашны суктырды да куйды, – дип сукранды хатын, песи савыт төбен ялаганда. Ә.Моталлапов. «Сөлгене сандык төбенә салмагыз, саргая...» – ди торган иде ул... Л.Зөлкарнәй // Эче куыш әйберләрнең асты. Урамда кемдер чиләк төбе кагарга тотынгач, халык кычкырыша башлагач, берьюлы сикереп тордылар, аннан-моннан гына киенеп, йөгереп чыктылар. Г.Гыйльманов 9) Аяк киеменең табан асты өлеше; олтан. – Нәсимә бик озак кайтмый бүген, – диде Нәгыймь, без белән итек төбен каезлап. З.Хәким. Салкын көннәр итек төбен ашый, Бит очларын өзә кышның кызы ---. Ф.Яхин 10) Кулланганнан соң кимегән нәрсәнең кечерәйгән аскы өлеше, калдыгы. Шомартылмаган такталардан ясалган өстәлдә шәм төбе янып тора. Г.Әпсәләмов. Әкрәм килеп кергәндә, кәефе кырылган нәчәлник өстәлгә карандаш төбе белән бәргәләп, дөңгелдәтеп утыра иде. Р.Сәгъди 11) Бәлеш, икмәк һ.б.ш. нәрсәләрнең аскы катламы. Мин гел көйгән ипи төбе ашадым. Б.Ислам. Ризык-нигъмәт мул иде: каткан сырдан алып, кипкән бәлеш төбенә кадәр бар иде. Л.Лерон 12) Берәр җайланманың, корылманың түбәнге аркылы өлеше. Ишек төбе тар булганга, анда берьюлы берничә кеше эшли алмый иде. Г.Әпсәләмов. Ул, үтә-үтешкә, күперенке коңгырт чәчләрен төзәткәләп алырга, тәрәзә төбендә яткан китапны пыяла ишекле шкафка куярга, биек аркалы иске урындыкны стена буена шуыштырырга өлгерде. А.Әхмәтгалиева 13) Киемнәрнең яисә шуңа охшаш нәрсәләрнең балак, җиң кебек ике яки берничә өлеше тоташкан урыны. Биктимер аны чалбар төбеннән тартып сөйрәп чыгара. А.Алиш. Наилә стенага аркасын терәп, сулкылдап елап тора, күз каймалары күгәргән, күлмәгенең җиң төбе умырылып чыккан. А.Гыйләҗев 14) Аяк, кул кебек әгъзаларның гәүдә белән тоташкан урыны. Брезент киемнән, бот төбеннән резин итектән су алгыч чокырында шаптор-шоптыр суда йөргән эшчеләр Булатовның күз алдыннан китми торган булдылар. А.Алиш. Ходам сакласын, сиңа күтәрелгән кул төбеннән череп төшәр иде. Р.Батулла 15) Берәр нәрсәнең икенче бер зуррак нәрсәгә тоташкан урыны. Тәртә төбе 16) Яны, ышыгы, якыны. Сарай төбе 17) Үсемлекләрнең тамыры. [Атлар] былтырдан калган коры үләннәрне, төптән баш күтәреп килгән яңа яшел үләннәргә катнаштырып, комсызлык белән кимерергә керештеләр. Ш.Камал 18) Кискәннән, чапканнан соң үсемлекнең тамырда утырып калган өлеше. Аяк астына эләккән таш кисәкләре, үлән төпләре аякларны чәнчеп авырттыра. Ш.Камал 19) Кәүсәсен кискәч яки сындыргач, агачның тамырда утырып калган өлеше; түмгәк. – Бәхетле булыгыз! – диде Шүрәле һәм шомарып ташка әйләнгән имән төбе ягына китеп барды. Р.Батулла. Утырып торырга агач төбе дә тора. Г.Гыйльманов 20) Агач, куак, үлән үсемлекләрне санау берәмлеге; данә. Менә бу әбигә егерме биш төп агач җибәрергә ордер яз. Т.Гыйззәт. Кемдер баш очына бер төп каен утырткан икән, анысы, яшел-саргылт вак яфраклар чыгарып, үсәргә азаплана. М.Мәһдиев 21) Зур, биек нәрсәләрнең каплап, күләгәләп торган аскы яны. Бер минуттан ул инде карт имәннең төбендә, үзенең җилкәсенә генә салып чыккан пальтосын ташлап, Зыяның куенына, зур толыбы эченә атылган иде. Г.Ибраһимов. Шулчак чүмәлә төбеннән ябырылып елан көтүе чыкты, алар бөтерелә-бөтерелә ыслыйлар, чәбәләнәләр, бер-берсенә уралалар, ни кылырга белми бәргәләнәләр иде. М.Хәбибуллин 22) Берәр корылма, бина һ.б.ш.ларның якын-тирәсе, яны. Озатып капка төбенә кайткач та, күбрәк Галия сөйли. Г.Галиев. Теге вакытта вокзал төбендә ике көн көтеп утырдым бит... Г.Гыйльманов 23) иск. Китап яки дәфтәрнең төпләнгән урыны; берәр әсәрнең яки әсәрләрнең аерым китап итеп төпләнгән өлеше; том. Романның беренче төбе 24) күч. Йөрәк, күңел, рух һ.б.ш.ларның иң яшерен урыны, түре, төпкеле. Каяндыр астан, йөрәк төбеннән бер төер күтәрелеп, Низамны буып бимазалый башлады. М.Хәсәнов. Күңел төбендә пыскып яткан өмет, бәхет кебек изге төшенчәләрне өскәрәк калкытып, әзерләп куйды. Г.Гыйльманов 25) күч. Берәр эш-хәлнең, күренешнең чыганагы, сәбәбе, нигезе. Эшнең төбе дүрт кабиләнең арасындагы берлекне саклауда һәм менә шул ике уртадагыларны үз ягына аударуда иде. Г.Ибраһимов. Яшьрәк кешеләр аны никадәр идеал белән буяп --- маташсалар да, барыбер инде аның төбе шул хайванияткә, ирлек-хатынлыкка кайтып кала бит, ахрысы! Г.Рәхим // Берәр эш-хәлнең, күренешнең башка күренешләр, кешеләр һ.б. белән эчке бәйләнешләрен һәм мөнәсәбәтләрен билгели торган нигезе, асылы, эчтәлеге. Сернең төбе хәл-әхвәлләр белешүдән соң ук шактый ачыкланды. В.Имамов. Икенчедән, Зилзилә, мәсьәләнең төбенә төшеп җитмичә, һич хаксызга аңа бәйләнде, өйнең матурлыгын җуйды. Р.Гарипов 26) күч. Берәр нәрсәнең, эш-хәлнең таянычы, нигезе. Синең тормышыңның төбе булган [кешеләр] череп аугач, сиңа да озакламый дөнья белән исәпләшергә тугры килә түгелме соң? X.Кәрим 27) күч. Нәсел-нәсәп, килеп чыгыш; тамыр, асыл. Без бит төбебез белән Көнчыгыштан килгән халык, ә анда һәр гаилә балык үстерә. А.Нәҗми. Телебез татар икән, димәк, төбебез татар. Ватаным Татарстан 28) күч. Берәр эш-хәлнең ахыры, азагы, нәтиҗәсе. Эшнең башы хәерле булса, төбе дә хәерле булыр. Мәкаль 2. с. мәгъ. 1) Иң мөһим, иң әһәмиятле; беренчел. Монда беренче чиратта кем дус, кем яшерен дошман икәнен белү төп бурыч булып тора. Г.Тавлин. Татарча чыккан төп басмаларны җентекләп укып баручы буларак, андый фикер белән килешеп үк бетмәс идем. Р.Фәйзуллин 2) Үз ишләре арасында иң мөһим, иң әһәмиятле; абруйлы, хөрмәтле, танылган; иң зур эш, роль, партия һ.б.ш.ларны башкара торган. Ә хатыны Маһруйбикә апа спектакльләрдә гел төп рольләрне башкара. Г.Гомәр. Өченче татар профессиональ труппасының төп артисты һәм режиссёры булып танылгач кына, Мутин ялгыз гастрольләрен ташлый, һәм шул вакыттан аның иҗатының яңа чоры башлана. М.Арсланов 3) Кирәклеге, тиешлеге, әһәмиятлелеге, күләме һ.б.ш. ягы белән беренче чиратта булган. Әгәр иртәгә дә, берсекөнгә дә шулай эшли башласак, сез үзегез үк моңа юл куймаячаксыз, чөнки сезнең үзегезнең төп эшегез бар. Г.Әпсәләмов. Төп белгечлеге инженер булган Әләметдин Җамалетдинович, машинасыннан төшеп, әйләнә-әйләнә, минем йөкне карады ---. Н.Нәҗмиев 4) Билгеле бер урында гомер-гомергә, буыннан-буынга, күптәннән, даими рәвештә яшәп килгән, җирле (кешеләр тур.). Ул төп бу авыл кешесе түгел, читтән күчеп кайткан бит. Р.Вәлиев 5) Элек-электән, күптәннән кемнәрнекедер булган, кем дә булса яшәп килгән; үз. Рига – XI йөзләрдә салынган шәһәр. Төп латыш шәһәре. Г.Гали. Җомга көн кич белән урамнарда кеше аягы басылгач, Мирвәли, Шәмсегаянны ияртеп, төп йортка кайтты. А.Гыйләҗев 6) Авторның үз телендә язылган, башка телдән тәрҗемә ителмәгән; оригиналь. Тәүфикъ Әйдигә Урта Азия, Кытай эчендә калган Көнчыгыш Уйгурстан турында язу да җиңел бирелә, чөнки ул аларның телен белә, казах, үзбәк, уйгурларның китапларын төп нөсхәсендә укый, аларның холык-фигыле аңа якын, аңлаешлы. Б.Рәхимова. Төп тексттагы иҗекләрнең ныклыгын күр син! А.Хәсәнов 7) Берәр нәрсәнең, күренешнең нигезен, асылын тәшкил иткән, нигез булып торган. Димәк, автор эпиграф ярдәмендә төп эчтәлеккә өстәмә рәвештә яңа эчтәлек тудыра. Г.Гайнуллина. Теләкләре зур, төп кызыксындыру чарасы: гарәп телен гарәп кешесе үзе укыта. Татарстан яшьләре 8) Кешеләрнең, җанлы-җансыз нәрсәләрнең күбесен, әһәмиятлесен үзендә туплаган, үз эченә алган; зур. Биология күзлегеннән караганда, ирләр – алдан баручы лидер, адәми затның алгарышында төп көч. А.Тимергалин. Полкның төп составы дүрт катлы иске зур кирпеч бинада урнашкан иде. И.Хуҗин ◊ Төбенә кадәр (чаклы, тикле, хәтле) 1) Бөтенләй, беткәнче, тулысынча. Ул стаканны төбенә кадәр эчеп җибәрде һәм кызыл башлы сөлге белән сакал-мыегын сөртте. Г.Әпсәләмов; 2) Бөтен киңлегенә, озынлыгына, ахырына кадәр. Балта осталары ишек алдын бер кат әйләнгәч, төбенә кадәр ишекләре ачык тора торган корпуска кереп әйләнеп чыктылар. М.Гали. Төбенә тәмәке салу (кою) к. төбенә төшү. Төбенә тоз салу (кою) к. төбенә төшү. Берәр теманы эләктереп алса, журналист халкы, кем әйтмешли, төбенә тоз коярга ярата. Ватаным Татарстан. Төбенә төшү Үтә ваклап, җентекләп берәр нәрсәне ачыклау; төпченү, чокчыну. Төбенә төшеп сораштылар, барын да төпченделәр. Т.Таһиров. Ничә көннәр эзләнеп, төбенә төшеп ачыкланган бу эшне ябарга вакыт иде инде. Казан утлары. Төп башына утырту Кемгә дә булса вәгъдә, сүз биреп тә, шул вәгъдәне, сүзне үтәмәү һәм үтәргә дә уйламау, кешене көлке яки авыр хәлгә калдыру; алдау. Туктале, улым, әллә безне төп башына утыртканнармы? Г.Ахунов. Ләкин колхозны ташлап киткән кешеләр – председательне төп башына утырттык, дип көлүчеләр бит алар. В.Нуруллин. Төп башына утыру Кешеләр алдында көлке яки авыр хәлдә калу; алдану. Безнең Фазылҗанов, мөгаен, төп башына утырып калыр. Ф.Хөсни. Аңа ышанып барсам, төп башына утырып калмам микән соң? Сөембикә. Быел авыл халкы күгәрчен хәтле тавык чебиләрен 135 әр сумга сатып алып төп башына утырды. Татарстан яшьләре. Төп башында йорты, казык башында казаны Йорт-җирсез кеше турында. Төпкә җигелеп тарту к. төпкә җигелү. Нефть осталары килгән, эшнең иң авырын, төпкә җигелеп, алар тарта. Р.Төхфәтуллин. --- бик иртә нужа камытын киеп, тормыш йөген төпкә җигелеп тарта башлаган яшүсмерләрне дә онытмаска кирәк! Ш.Мостафин. Төпкә җигелү Төп авырлыкны үз өстенә йөкләү, эшнең авырын үзе башкару. Килен төпкә җигелгән ул безнең. Г.Бәширов. Әнә бит ниләр язалар: милләт файдасына төпкә җигелеп эшләргә вакыт җиткәч, үзара ызгыш-талаш белән мәшгульләр. С.Сабиров. Ул инде, элекке еллардагы кебек, әнисе Гыйльмиса җиңги тапканга ышанып торырга гына теләми, тормышның авырлыгын әнисе җилкәсеннән күбрәк үз җилкәсенә күчереп, үзе төпкә җигелергә уйлый. М.Гали. Төпкә килеп төртелү Берәр каршылыкка очрап тукталып калу, эш терәлү. Муса бу мәсьәләнең шушылай төпкә килеп төртеләчәген алдан ук сизгән. Ш.Маннур. Төпкә төшү Рухи яктан кирегә китү, әхлак, әдәп кагыйдәләрен оныту, шәхес буларак таркалу. Шундый типларның ничек итеп төпкә төшүен күрү өчен, мисал итеп Баронны алырга була. Ул – югары сыйныф ташландыкларының вәкиле. Г.Нигъмәти. Төпкә утырту к. төп башына утырту. Хәйретдин абзыйны төпкә утыртканнар әле: аның белән бергә колхозга кер, атың белән бергә булырсың, дип керткәннәр дә, атының аягын бәреп сындырып, аксатып, суеп ашаганнар. Ш.Маннур. Төпкә утыру к. төп башына утыру. Төп кебек Сәламәт, көчле, нык гәүдәле; кыска буйлы, базык. Безнең арада хәрби диңгезче формасы кигән, төп кебек нык гәүдәле, түп-түгәрәк битле, дәү авызлы бер егет тә бар ---. В. Нуруллин. Уң канат ягыннан олы кара атта төп кебек бер пәһлеван бире таба күтәрелеп килә иде. Ф.Яхин. Төп кебек Миннәхмәт озын торыклы малайны күтәреп тә алды, нарат бүрәнәле стенага китереп тә бәрде. Р.Газиз. Төп кочаклату к. төп башына утырту. Төп күтәрә диал. Тоташы белән, бөтен килеш; тулаем, барысын да, тулысынча. Без алтыннарның урынын күрсәтәбез икән, аны да, рәхәтләнеп, төп күтәрә сыпырып алачаклар. Ш.Камал. Төп тә бер, калкан да бер, чүп тә бер, боламык та бер Берни аермаучы, талымсыз кешегә карата. Төптән җигелеп тарту к. төпкә җигелү. Бер яктан, ул бәхетле: үзе исән вакытта ук, гаҗәеп үзенчәлекле талант иясе буларак таныла, шөһрәт казана, милли әдәбиятыбыз йөген төптән җигелеп тартучы фидакяр затлардан санала. Р.Әмирхан. Төптән каеру Җитди эшләү, зур эшләр башкару. [Миргали] бу кешеләрнең бер дә кабаланмыйча, ыгы-зыгы килмичә нинди зур оештыру эшләре алып баруларына сокланды: «Төптән каералар икән», – дип уйлап алды. М.Хәсәнов. Төптән кисү к. төптән урдыру. Министр Хәким Насыйбович яшьли төптән кисүчән, башны югарыда йөртүчән иде. Ф.Яхин. Төптән куркып түмгәккә абынган Бер бәладән куркып, бөтен игътибарын аңа юнәлтүдән икенче бәлагә юлыгуны сизми калу. Төптән урдыру Артык кискен эш итү, эштә кырыс, коры булу. Яңа себерке шәп себерә, яңа начальник төптән урдырырга ярата. А.Гыйләҗев. Төптән юан үскән к. төптән юан чыккан. Төптән юан чыккан Таза, нык, базык гәүдәле, карсак кеше турында. Төптән юан чыккан, казакъка охшаганрак бу малай да Сабир кулыннан күп җәбер күрде. З.Зәйнуллин. Менә төптән юан чыгып, аркылыга җәелгән гәүдәләре өстенә кадап куйган кечкенә генә йомры башлы һәм үз-үзләреннән бик канәгать кыяфәттәге бай абзыйлар. М.Гали. Төп төбендә Асылда, чынлыкта. Төп тумран Юан, тәбәнәк гәүдәле кеше турында. Төп шикелле к. төп кебек. Аягына чабата, өстенә иске генә чикмән кигән һәм төп шикелле тәбәнәк, таза, сакаллы бер кеше үзенә каршы көрәшергә чыккан берен җиңел генә күтәреп алып җиргә сала тора. М.Галәү |