ТӨ’НЬЯК-КӨНЧЫГЫШ и. 1. 1) Горизонтның төньяк һәм көнчыгыш тарафлары арасындагы өлеше, төньяк һәм көнчыгыш арасындагы юнәлеш. Хәтерем ялгышмаса, Сөембикә манарасының төньяк-көнчыгышка таба авышлыгы метр да җитмеш сантиметрга җитеп килә иде. А.Тимергалин. Төньяк-көнчыгышта алар Кытай белән чикләнгән булганнар һәм Кытай белән икътисади һәм мәдәни бәйләнешләргә кергәннәр. И.Хуҗин 2) Коры җирнең, дәүләт, ил, шәһәр-авыл һ.б.ш.ларның шул юнәлештә урнашкан ягы. Бу коңгызның ватаны – Мексиканың төньяк-көнчыгышы. Кызыл таң. Быелгы контракт буенча без бу Ми-2 вертолётын республиканың төньяк-көнчыгышы өчен дә кулланачакбыз. Шәһри Чаллы 2. с. мәгъ. 1) Шул юнәлештәге, шул якта урнашкан. Байкал артындагы ерак далада һәм Монголиянең төньяк-көнчыгыш районнарында киләчәктә бөтен дөньяны тетрәндерәчәк башлангыч феодаль дәүләт барлыкка килә. Т.Кәримов 2) Шул юнәлештә хәрәкәт итә торган. Ул төньяк-көнчыгыш фронт гаскәрләре составында 1940 ның 3 – 9 мартында хәзерге Выборг шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Мәйдан 3) Шул яктан исә торган. Көндез төньяк-көнчыгыш җил 20 м/с ка кадәр җитәчәк, буран чыгачак. Татарстан яшьләре |