ТӨ’НЬЯК-КӨНБАТЫШ и. 1. 1) Горизонтның төньяк һәм көнбатыш тарафлары арасындагы өлеше, төньяк һәм көнбатыш арасындагы юнәлеш. Ләкин, сазлык аркылы үтергә куркып, төньяк-көнбатышка борылганнар. Г.Әпсәләмов. Төньяк-көнбатыштан искән җил Мисырга шифалы дым һәм талгынлык алып килә. Н.Фәттах

2) Коры җирнең, дәүләт, ил, шәһәр-авыл һ.б.ш.ларның шул юнәлештә урнашкан ягы. Бу кодрәтле мәмләкәт составына хәзерге Кытайның төньяк-көнбатышы, Кыргызстан, Казакъстанның зур өлеше һәм Урта Азиядәге кайбер башка төбәкләр керә. Х.Миңнегулов. Евразиянең төньяк-көнбатышы күлләргә аеруча бай. География

2. с. мәгъ. 1) Шул юнәлештәге, шул якта урнашкан. Угланы әмир Хаҗи, төньяк-көнбатыш тарафтагы чикләрне ныгыту исәбе белән, Казан елгасының өске ягынарак кирмән салды. М.Хәбибуллин. Шулай да аның исән калган көчләре төньяк-көнбатыш яктан шәһәрне калдырып чигенергә җай таптылар. М.Хәмитов

2) Шул юнәлештә хәрәкәт итә торган. Янәсе, аның безгә ни хаҗәте булыр икән, аны үзебезнең төньяк-көнбатыш фронттан табып, редакциягә китертә алганы өчен, Хатип ник куана икән? М.Яһудин

3) Шул яктан исә торган. Төньяк-көнбатыш җил урыны белән 10 – 15 м/ска кадәр көчәергә мөмкин. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә