ТӨ’НЬЯК и. 1. 1) Дөньяның дүрт тарафының берсе; көньякка капма-каршы як. Тәрәзә төньякка карый. Төньякка таба киттеләр

2) Илнең, дәүләтнең, коры җирнең, шәһәр-авылның һ.б.ш.ның шул юнәлештә яткан өлеше, урыны. Күлнең көньягында да тау, төньягында да тау гүя ул кайчандыр тоташ булган зур тауны икегә аерган да шуларның уртасына кереп яткан. Ә.Еники. Мәгълүм ки, Дунай тамагында, Византиянең төньягында, борын-борыннан төрле-төрле кабиләләр, халыклар яшәгән, аларның дәвамнары безнең көннәргә дә килеп җиткән. Т.Әйди

3) Салкын һәм уртача салкын климатлы зонада урнашкан территория. Төньяк турында Илмира бик яратып һәм сокланып сөйләде. Г.Әпсәләмов. Синең белән дус булыр өчен, төньякка китәргә кирәк. А.Гыйләҗев

4) Европа һәм Азия материкларының салкын климатлы кырыенда урнашкан, Җир шарының шул зона белән янәшә яткан поляр өлкәсе. Радмир, нефть эзләп, Төньякка чыгып китте. Г.Мирһади. [Артур Чилингаров] Көньяк Котыпта да, Төньякта да булган кеше. Казан утлары

2. с. мәгъ. 1) Шундый зонага хас булган; шул якка мөнәсәбәтле булган. Ул Төньяк манарада ишек сакчысы булып эшләгән. А.Гыйльми

2) Шундый зонада урнашкан. Безнең яшьләр БАМ төзи, КамАЗ төзи, җәяүләп, чаңгыда Төньяк полюска бара. М.Мәһдиев. Хәер, бу очракта төньяк ярымшарның Кояш яктысын мулрак алуы күздә тотылган. А.Тимергалин

3) Шул якта, шул зонада яши, эшли, хәрәкәт итә торган. Төньяк флот

4) Кайбер изафәле зоология атамаларының состав кисәге буларак кулланыла. Җылы яратучы җәнлекләр үлеп беткән, алар урынына мамонтлар, йөнтәс мөгезборыннар, мәгарә аюлары, төньяк боланнары, ак төлкеләр үрчегән. Р.Фәхретдинов. Ак аю (аны төньяк аюы, поляр аю, диңгез аюы дип тә йөртәләр) иң зур ерткыч хайваннарның берсе. Көмеш кыңгырау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә