ТӨНТЕК с. 1. 1) Караңгы чырайлы, башкалар белән аралашмый, сөйләшми торган. Болай сүзсез, төнтек, мокыт адәм түгел идең ләбаса син, Шәрифҗан!.. А.Гыйләҗев. Ире, үзе сау-сәламәт булса да, чыннан да, төнтек, пешмәгән бер бәндә аның. В.Нуруллин 2) Караңгы, төксе (йөз, чырай тур.). Кибет эчендә дә чырае төнтек иде аның, сүзсез генә үлчәде, сүзсез генә акча санады. Н.Гыйматдинова 3) Караңгы, кысан, кечкенә, шыксыз (бүлмә, яшәү урыны тур.). Моннан ары да шушы төнтек бүлмәгездә адәм чырае күрми яшәячәксез. Ю.Сафиуллин 2. рәв. мәгъ. Караңгы йөз белән, якты чырай күрсәтмичә. Хуҗа төнтек йөрсә, солдатка бик авыр була. И.Гази 3. и. мәгъ. Гел караңгы чырай белән йөргән кеше. Кичә Гали төнтек тагын аларга барып кергәндер... А.Гыйләҗев. – Атып кына үтеримче, иптәш Гайсин, шушы төнтекне? – диде сакчы, картка ачуыннан тәмам калтырана башлап. В.Нуруллин |