ТӨ’Н ПАТШАСЫ и. 1) бот. Кактуслар семьялыгыннан бары тик бер төнгә генә эре, матур һәм хуш исле чәчәк ата торган үсемлек; русчасы: царица ночи. Дөньядагы барлык телләрдә «төн патшасы» дип аталган бу кактусның хуш исле ак чәчәге нибары бер төн тора, һәм ул аш тәлинкәсе зурлыгында була. Ш.Хөсәенов 2) күч. Гадәттә төнлә барлыкка килә, күренә, була торган кем яки нәрсә. Җир өстенә төн патшасы ак ай калка. Т.Миңнуллин |