ТӨ’Н МИЛӘҮШӘСЕ и. бот. 1) Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан бүлмә гөле буларак та үстерелә, төнлә чәчәк ата торган хуш исле күпьеллык үлән үсемлек; ахшам миләүшәсе; русчасы: вечерница, ночная фиалка. Теге якта, түтәл-түтәл итеп, бакча тутырып төн миләүшәләре утыртканнар иде. А.Гыйләҗев 2) Сәхләбчәләр семьялыгыннан урман аланнарында һәм куаклар арасында үсә торган, ак чәчәкле, төнлә хуш ис тарата торган күпьеллык үлән үсемлек; русчасы: любка. Төн миләүшәсенең киптерелгән бүлбеләрен медицинада да кулланалар. Туган як |