ТӨНЛЕК II и. 1) Морҗасыз өйләрдә яки кара мунчаларда, төтен чыгу өчен, түшәмгә яки диварга ясалган тишек, төтен юлы. Иң югарыда киңлеге бер аршын ярым чамасында ачыклык калды, бусы төнлек булачак, һава, якты керергә, төтен чыгарырга хезмәт кылачак. Г.Ибраһимов. Утын янып, кисәүләре тәмам беткәч, шаулап торган күмерләрне тимер белән болгатып җибәрәсең дә иң башта төнлекне каплыйсың, эссе чыгып качарлык булмасын дип, мунчаланы тыгызлап, төеп куясың. Р.Батулла 2) Төрле корылмаларда яктылык керү, һава алышыну өчен ясала торган зур булмаган тишек. Иркен түр бүлмәнең тәрәзәләре көн яктысы кермәслек итеп томалап куелган, капкачы аз гына ачылган түбә-түшәмдәге төнлектән бүлмәнең үзәгенә саран яктылык сирпелә. Л.Зөлкарнәй // Тәрәзә хезмәтен үти торган зур булмаган тишек, ачыклык. Анда төнлек тәрәзәсе булса кирәк, ул, билгеле, ватыктыр инде... Ә.Еники. Болар кечкенә төнлек-тәрәзәдән төшкән эңгер-меңгер караңгылыкта калдылар. Х.Камалов 3) Биналарда, корылмаларда һава алышыну, кирәк очракта, ис һәм төтен чыксын өчен ясала торган махсус тишек. Андрейны башта ул газ төнлекләре тикшереп йөрүче пожар инспекторы дип белде. Х.Камалов. Һава температурасы кинәт һәм еш алышынып тору сәбәпле, төнлек боз белән капланган яисә кар белән күмелгән булуы бар, ә бу, үз чиратында, тарту көче бозылуга китерә. Заман сулышы 4) Самавыр морҗасыннан чыккан төтенне үткәрү өчен, мичкә махсус ясала торган кечкенә түгәрәк тишек. [Апа] кече учак төнлегенә торбаны тыгып куйды. Г.Ахунов. Кар кебек акшарланган мич буенда, муенын төнлеккә сузып, самавыр җырлап утыра. Идел 5) иск. Шундый тишекне томалау өчен кулланыла торган чүпрәк. Кешеләрнең авызына төнлек тыгып булмый. Ә.Фәйзи ◊ Төнлегеннән җил өрми, ишегеннән кеше керми Пошмас, беркем белән аралашмас, бернигә дә исе китми торган кешегә карата кулланыла. Ул бик тыныч яши: төнлегеннән җил өрми, ишегеннән кеше керми. Н.Исәнбәт. Төнлек чүпрәге мыск. Ямьсез, котсыз, мәхәббәтсез (хатын-кызны мыскыллап әйтелә) |