ТӨНЛЕК I с. 1. 1) Төнгә исәпләнгән, караган; төн белән бәйле, төн өчен. Төнлек эш 2) Бер төнгә исәпләнгән, бер төнгә җитәрлек, бер төн эчендә башкарырлык. Безне кабул иткән пар – бик мөлаем яшь мөселман гаиләсе, алар шушы вулканга илтүче иң кыска юлга якын урнашкан Синару шәһәрендә яшиләр, туристларга төнлек бүлмә тәкъдим итәләр. Сөембикә 3) Эшен төнлә эшли торган. Фатыйма бикә аны билгеле [бәһа] белән йорт-җиренә төнлек каравылчы итмәкче булган. Г.Ибраһимов 2. и. мәгъ. 1) Төнге вакыт; төнге ял. Төнлек өчен этне дә бәйләвеннән ычкындырсаң ярый! Г.Ибраһимов. Төнлеккә йоклар урын эзләү нияте иде аның. Н.Каштанов 2) Төнге эш (көтү көтү, балык тоту, кизү тору һ.б.). Тиреследә хәзер һәр аранда ат пошкыра, малайлар аларны төнлеккә урманга алып китәләр, юлда тояк тавышлары ишетелә, --- шатлыкның эчтә тып-тын тантана итүе – үзе бер өстәмә сөенеч бит ул! Р.Зәйдулла. Төнлеккә аның урынына шундый ук таза, елгыр егетләр килә. Т.Галиуллин 3) Төнлә кабызу өчен кулланыла торган тонык утлы лампа, яктырткыч; русчасы: ночник. Лампадалар. Люстра һәм төнлекләр... Бар да кирәк. Бар да асыллар. Ә биредә шуның барчасына Шәм яндырып... ремонт ясыйлар. З.Нури. Саша бермәлгә тынсыз калды, бераз тын гына яткач, торып, төнлекне яндырды, түшәмгә карап яткан хатынына карап тора башлады, аның йөзе бик җитди иде. З.Кадыйрова |