ТӨНЛӘ рәв. Төнге вакытта, төнне. Шәһәр малаеның уч төпләре кабарып чыкты, суелган җирләре төнлә ачыттырып-ачыттырып сызлады. А.Тимергалин. Күрәсез бит, мунчадан соң Рамил бөтенләй эреп бетеп йоклый, төнлә ник бер уянып карасын... А.Әхмәтгалиева

Төнлә туган 1) Караңгы чырайлы, башкалар белән рәтләп сөйләшми торган кеше турында. Дөнья турында, кызлар турында аның белән бер сүз алышып булмый иде: әллә нинди төнлә туган нәмәрсә! А.Гыйләҗев; 2) Акылсыз, юләр яки аңгыра кеше турында. Күп тә үтмәде, бер олырак яшьтәге апа килеп чыкты да: – Төнлә туган, ник куасың ул сарыкларны? – дип, мине әрли башлады. Н.Гариф. Дурак, аңгырабаш, төнлә туган. Ф.Яруллин; 3) Кеше күрмәгәндә, качып-посып ясалган (көмешкә, исерткеч эчемлек). Шуның өстенә, һәркемдә – төнлә туган. Хуҗалык һаман да чөгендер үстергәч ни, писугын капчыклап бирә, --- бал кой да, көмешкә чыгарып эч, артыгын сат. Р.Рысаев. Шуңа күрә самогонны «төнлә туган» дип йөртәләр икән, белдем инде хәзер. Туган як



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә