ТӨ’Н КҮГӘРЧЕНЕ и. зоол. Төн күгәрченнәре семьялыгыннан киң җәенке башлы, зур авызлы, кечкенә томшыклы, төннәрен бөҗәк аулап тереклек итә торган кош; русчасы: козодой. Ниһаять, эреп бер якка түнтәйгән, әмма Алла кодрәте белән әле һаман да манара башында утырган ай урагы, төн күгәрчене шикелле, тавышсыз-тынсыз гына түбәнгә – җәһәннәмгә оча. Т.Мөбарәков. Төн күгәрченнәренең, ябалакларның соңгы авазларын күмеп, таң кошлары кояшны каршылыйлар. Р.Юсупова |