ТӨ’Н КҮБӘЛӘГЕ и. 1) зоол. Төнлә оча торган күбәләкләрнең гомуми исеме. Ләкин фаралар яктысына әледән-әле аксыл соры төн күбәләкләре килеп чыга. Г.Бәширов. Бары тик баганалардагы зур лампочкалар тирәли төн күбәләкләре генә әйлән-бәйлән уйнап мәш килә дә, этләр өргәләп куя. Идел

2) күч. Фахишә. Бу хатын андый төн күбәләгенә охшамаган. К.Кара. Тик бу юлы урам чатларында «төн күбәләкләре» күренми, урамнар буп-буш диярлек, тик ара-тирә соңарган машиналар гына үтеп китә. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә