ТӨ’Н-КӨН рәв. к. көн-төн. Төн-көн эчүдән аңгы-миңге утырса да, Ямгырчы бинең тикмәгә генә килмәгәнлеген ул бик яхшы аңлады. Н.Фәттах. Каннар агып, төн-көн елап, Үзалдына тузына... Ф.Яхин ◊ Төнне-көнне белми(чә) Бик тырышып, бөтен игътибарын биреп; иң мөһим эш дип санап. Ярты крүжкә сөт өчен, дөнья беткәндәй ах-ух килеп, төнне-көнне белми тызылдап-бызылдап йөриләр. Г.Мөхәммәтшин. Шулай аларның нарасыйлары туа, әти-әни, төнне-көнне белмичә, аларны тәрбияләргә тотына. Сабантуй. Төнне-көнне онытып Бик нык бирелеп, бар нәрсәне онытып (эшләү, йөрү һ.б.ш. тур.). Мәктәптә укыганда, минем аша ток йөргән кебек иде, ашау-эчүне онытып, шигырь язган чаклар була иде. Көнне-төнне онытып. Л.Янсуар |