ТӨ’Н КОШЫ и. 1) Ярканат. Тора хан кыз күзе алдында куркынган поши төсле, Кояш алдында тын алмыйча каткан төн кошы төсле. Г.Тукай. Әйтерсең лә минем яннан гына, карга тияр-тимәс, биниһая зур төн кошы очып узды. Сабантуй 2) Күбесенчә төнлә актив тереклек алып бара торган һәртөрле кошлар турында. Ниндидер төн кошы, җиңел канатларын җилпеп, сугышчыларның баш түбәләреннән генә очып үтте. Г.Әпсәләмов. Шул вакытлардан Аккош – көн кошы, Ябалак төн кошы булып киткән. Г.Гыйльманов 3) күч. Төнлә йокламый, актив яшәү рәвеше алып бара торган кеше. Таң алдыннан йокы кача – Ул төн кошы микәнни? Ш.Галиев. Көне гел эштә узган бу карчыкның «төн кошы» булуы, бәлки, шуннан да килә торгандыр. Туганайлар 4) күч. Кеше күзенә күренмичә качып-посып төнлә йөри торган кеше; төнге юлбасар. Төн кошлары инде ишек төбендә, сак кына шакып куябыз. Г.Гомәр. Капка төбендәге эскәмиягә «төн кошы» кунган иде. Н.Гыйматдинова |