ТӨНГЕ ЯБАЛАК и. 1) Мәче башлы ябалак. Каядыр еракта, бик еракта төнге ябалак канат каккан тавышлар ишетелә. В.Имамов. Төнге ябалак тавышына да аның елыйсы килә, шулкадәр дә бәгырьне әрнетеп яңгырый бу тавыш. Г.Гыйльманов

2) күч. к. төн кошы (2 – 3 мәгъ.). Хәбибрахман картның, төнге ябалакның, үз шпионнары бармы әллә? А.Гыйләҗев. Илһам «төнге ябалаклар»ны шатланып каршы алды, өчебезне берьюлы киң кочагына сыйдырып, өенә әйдәде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә