ТӨНГЕЛЕК и. 1) Төнге вакыт, төн. Ул, кызны озатып, ишекне төнгелеккә ныгытып бикләп, сабыр атлап, әнисе янына килеп басты. К.Тимбикова. Малларга төнгелеккә камыл ташлап, Ярмөхәммәт Зәйтүнәләргә йөгерде. Р.Батулла

2) этн. Мәет янында төнге кизү. – Хәнифә кодагый, – дип дәште ул Анифә апага, – күрше-тирәгездә татар корткалары бармы? Төнгелеккә утырырга кеше табылырмы? X.Сарьян

3) Төнге ял, төнге йокы. Төнгелеккә атларны куярга өсте ябулы абзары бар. А.Хәсәнов. Инде кич тә җитеп килә, төнгелек турында уйларга вакыт иде. Ф.Бәйрәмова

4) Төнге эш (көтү көтү, балык тоту һ.б.). Ул хатынына: «Фәндәс дус белән төнгелеккә балыкка барабыз», диде. З.Мурсиев. Төнгелеккә калырга теләгән бердәнбер бала ул. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә