ТӨНГЕ с. 1) Төн вакытындагы. Әллә инде шаярып-көлеп туйганнар, әллә инде төнге шәһәр тынлыгын бозарга кыймыйлар: сүзсез генә атлыйлар да атлыйлар. Р.Вәлиев. Төнге урам буйлап атлаган ике милиционерга бәрелә язып узып китсә дә, кичә аны хәтта тәртип сакчылары да туктатмады. М.Кәбиров

2) Төнлә була, төнлә башкарыла торган. Дүрт көннән соң төнге сугыш вакытында авыр яраландым һәм сугыштан чыгарга мәҗбүр булдым. Р.Баттал. Төнге яңгырның елак тавышын бүлеп, капка келәсе чертләп бикләнде. А.Әхмәтгалиева

3) Төнлә файдалану өчен билгеләнгән; төнге вакыт өчен махсус эшләнгән, көйләнгән, уйланылган. Керсә, чалкан китә язган: сакал-мыек баскан Гомәр абзый, кечкенә генә булып бөгәрләнеп, төнге чүлмәк өстендә утыра, ди. И.Хуҗин. Мәрьям, бөтен көчен җыеп, тумбочка өстендәге төнге лампа төймәсенә үрелде. Х.Ибраһим

4) Төнлә эшли торган, төнлә хәрәкәт итә торган. Өске катка менә торган агач баскычка, читек үкчәсе белән, төнге каравылчы шакылдавыгы тавышы сыман шак-шок басканы ишетелде. М.Галәү. Арыш басулары, карабодай кырлары, урманнар, авыллар арасыннан ашыгып-ашыгып, төнге поезд бара!.. А.Гыйләҗев

5) Төнлә килгән, төнлә булып киткән. Көйдереп ала торган карашлы бу төнге кунак, шунда ук исемен әйтеп, Сәеткә кулын сузды. М.Хәсәнов

6) Төнлә оча, ауга чыга, чәчәк ата яки башкача активлык күрсәтә торган (кайбер зоология һәм ботаника атамаларының состав өлеше буларак кулланыла). Төнге чәчәк шикелле янып торган, кылгандай саргылт чәчле, зур зәңгәр күзле бу туташны Сафагәрәй бер күрүдә ошатты, хатыны итте. М.Әмирханов. Манара биеклеген куып җитәргә теләгәндәй сузылып үскән тупылның шәмәхә чуклы, хуш исле ябалдашыннан сузып-сузып аваз салгалаучы төнге кош кисәк тынасы итте. Л.Зөлкарнәй

Төнге пәри к. төн пәрие. Минем бу төнге пәриләргә бик ис китеп карап торганны Шиһаби абзый [күрде]. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә