ТӨНБОЕ’КЧАЛАР и. күпл. бот. Ябык сулыкларда һәм сазлыкларда үсә торган, чәчәкләре ялгыз урнашкан, вак төнбоек, сары төнбоек, ал төнбоек кебек төрләрне берләштергән икеөлешле үлән үсемлекләр семьялыгы; русчасы: кувшинковые. Төнбоекчалардан сары төнбоек тамырчаларында туплана торган алкалоидларда хинолизидин боҗрасы фуран боҗрасы белән бергә була, һәм алар нуфаридиннар дип атала. Агулы үсемлекләр |