ТӨНБОЕК и. бот. Төнбоекчалар семьялыгыннан тын һәм акрын агымлы суда була, йөрәк сыман эре яфраклары су өстенә җәелеп үсә торган ак яки сары чәчәкле су үсемлеге; тубалчәчәк; русчасы: кувшинка. Җиһангир аны баланы күтәргән шикелле күтәрде дә су эчендә үскән биек камышлар, киң яфраклы су үсемлекләре, кар кебек ак төнбоеклар арасыннан ярга таба алып китте. Г.Әпсәләмов. Ул, үзенең җиңел гәүдәсе белән яфрактан яфракка сикереп, төнбоек чәчәкләре җыеп ала да такмак әйтүчеләрнең түшләренә кадап чыга икән. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә