ТӨНӘ’Ү ф.1) Төн уздыру, төн куну. Бу гөрелте вокзалның өченче класс залында таш идәнгә ятып төнәгән юлчыларны да сискәндереп уята. К.Нәҗми. Төн төнәгән саен якты янып, үзенә чакыра синең хисеңне. Ш.Маннур // Йоклап алу, черем итү. Ул аз гына төнәгән булган икән

2) сөйл. Нинди дә булса эшнең, гамәлнең авырлыгын тою; аның кыенлыгын, тискәре ягын үз тәҗрибәсендә тату, алдану. Ул юләрнең сүзен сүз итеп төнәдем // Берәр эшне эшләгәнгә яки эшләмәгәнгә үкенү

3) Тиешле тәм, төс, консистенция һ.б. барлыкка килү; әзер булу, тиешле дәрәҗәдә әчү (сыра, төнәтмә кебек нәрсәләр тур.). Тизрәк әчесен, тизрәк төнәсен дип, трахтир сырасын ике шешә итеп салган идем, алай да әле әчеп җитмәгән. Г.Камал. Аякларыңны көн саен каен күмере кайнаган суга, спиртта төнәгән сирень төнәтмәсенә тыгып утыр. А.Хәлим

4) күч. Тинтерәү, азаплану. Җитәкчене көтеп төнәдек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә