ТӨНӘТҮ ф. 1) Суга яисә спиртка җиләк-җимеш, дару үләннәре һ.б.ш.ларны салып эчемлек әзерләү, төнәтмә ясау. Ылысларны төнәтү юлы белән елның теләгән бер фасылында витаминлы-шифалы эчемлек алып була. Р.Әхмәтьянов. Тәмәке тартмый, эчкәндә дә, мүк җиләгеннән үзе төнәтеп ясаган куе шәрабны бер касә генә тотып куя... Р.Зәйдулла // Шундый сыеклыкның әзер булуын көтеп, билгеле вакыт тоту, саклау. Бу очракта 10 л суга 100 гр известь кушып, 4 сәгать төнәтергә кирәк. Мәйдан 2) Төрле үләннәр, җиләк-җимешләр кушып, чәй пешерү. Хуҗабикә әллә нинди сихри үләннәр кушып төнәтелгән яшел чәй ясап өлгерткән иде, кунак кыяр-кыймас кына урындыкка барып утырды. Ф.Бәллүр. Хезмәттәш дусты Галим аны, гадәтенчә, хуш исле яфраклар салып төнәтелгән татлы чәе, бал-шикәре, тәм-томы белән сыйлады. Ф.Яхин // Нәрсәне дә булса кайнар суда тоту яисә бераз кайнатып алу. Кычыткан суында төнәтелгәнгә бинт яшел була икән. Х.Камалов 3) Әле генә үлгән мәет янында төн уздыру, аны саклап төн чыгу. Ни, син хәзер ук төнәтергә карчыклар чакыр. Коръән чыгарга мулланы алып кил. Р.Уразголов 4) сир. Йокламыйча уздыру, үткәрү (төнне). Әй озын төннәр төнәткән, Җепләр эрләгән матур. Бозлы тәрәзәдән карап, Яшьләр күзләгән матур! Ә.Сәгыйди 5) иск. Кемне дә булса алдау 6) Берәр нәрсәнең исен һавага яки башка нәрсәгә тарату, сеңдерү, төтәсләү, кушу. Төнге дым һәм черегән яфрак исе белән төнәтелгән салкынча һава тәнгә үтеп керә башлаган иде. З.Фәтхетдинов. Карчык аның берни сизмичә, үлем йокысы белән йоклавын көтте, Асылгәрәй картның борын төбендә үзенең үлән-тамырларын төнәтте, һава алыштырды. Ф.Бәйрәмова // Күчерү, алдыру, бирү. Шунда Кояш, май коңгызын сак кына учына алып, аңардан үз толымнарына ут төнәтеп җибәргән дә, балкый-балкый, кабат Күккә менеп киткән. Г.Гыйльманов 7) күч. Кемне дә булса интектерү, тинтерәтү, азаплау (гадәттә көттереп); кыенлык тудыру. Герәздән кенәз булганны күптән бер төнәтергә кирәк иде инде. М.Хәсәнов. «Тагын нәрсә уйлап чыгардылар икән? Әллә, Харитоновка буйсынмаган өчен, мине төнәтергә уйлыйлар микән?» – дип фикер йөртте Борһанов. Г.Ахунов 8) күч. Кемгә дә булса үзе кылган берәр эшнең начар, зарарлы булуын аңлату, аны бүтән кабатламаслык иттерү. Ул тол хатын Хәнифәнең өй эчендәге чүпне тышка чыгарганлыгына гаять дәрәҗәдә ачуы килеп, туктале, мин аны төнәтим әле, дигән уйны күңелендә асрый башлады. Г.Ахунов. Милләтең исемен оныт, дип, мең кабат төнәтелгән! Р.Әхмәтҗан Төнәтеп алу Тиз генә төнәтү; аз гына төнәтү. Эчәклекләре белән кыенлыклар туган һәм эч сыекланудан интеккәннәр бер аш кашыгы киптерелгән бакча җиләге яфрагын бер стакан суга салып, 30 минут төнәтеп алсын. Безнең гәҗит Төнәтеп кую Төнәтелгән хәлгә китерү; алдан төнәтү. Төнәтеп куелган үлән чәен генә эчте ул. Кызыл таң Төнәтеп тору Әле, хәзер төнәтү; гел, һәрвакыт, еш төнәтү |