ТӨН и. 1) Тәүлекнең кояш батышыннан кояш чыгышына, ягъни кичтән таңга кадәрге өлеше. Ашыгам, Хәтимә, төн булганчы Казилегә кайтып җитәргә кирәк. И.Юзеев. Эштән тәмам бетеп, төн уртасында кайтып егыласың, иртән, күзне тырный-тырный ачып, тагы эшкә чыгып чабасың. Х.Камалов 2) иск. к. төньяк. Аның бер башы төшлеккә, бер башы төнгә карыйдыр. К.Насыйри ◊ Төне якты, аты яхшы Уйлаган ниятне тормышка ашыруда бернинди куркыныч юклыгын белдереп кулланыла. Төне якты, аты яхшы, дигәндәй, әйдә, ул турыда кайгырып баш ватмыйк әле, яхшы кеше ялгыз булмый ул. Г.Бәширов. Төн йокысы качу к. йокы качу. Кайчагында әтисенең сүзләре аны шулкадәр мавыктыра: Ишниязның күзеннән төн йокысы кача ---. Г.Әпсәләмов. Рифкать дәреслекләренә аның саен үҗәтләнебрәк тотынды, төн йокылары качты, урамга да чыкмады, ябыгып, суырылып калды. Р.Вәлиев. Төн йокысы күрмәү Бөтенләй йоклый алмау. Эчкече ирнең хатыны да, анасы да төн йокысы күрми. М.Кәбиров. Төн йокысы күрсәтмәү Төнлә йокларга бирмәү. Элегрәк үзе ише күзләре калайланган бәндәләр җыеп, төн йокысы күрсәтми иде. Кызыл таң. Төн йокысын калдыру Төнне йокламыйча үткәрү; төн йокысы исәбенә нидер эшләү. Егет йөри маллар өчен төн йокысын калдырып. Г.Рәхим. Бу оекларны әни төн йокыларын калдырып бәйләде. Л.Лерон. Төн йокысын качыру Хәвефле эш яки психик халәт аркасында кемгә дә булса йокларга бирмәү. Җил көчәйде, кузгатырга мөмкин булган бар нәрсәләргә кагылып, аһылдап, төн йокысын качырып туктаусыз усалланды. А.Гыйләҗев. Күпме кешенең төн йокысын качырган да бу адәм, төне буе үзен эзләп йөрергә мәҗбүр иткән дә, бер тәүлеккә якын вакыт узгачтын гына, кеше күпме изалангач кына, ниһаять, акылына килгән ул! М.Вәлиев. Төнне көнгә, көнне төнгә катып к. төнне көнгә, көнне төнгә ялгап. Төнне көнгә, көнне төнгә катып, бөтен тирә-якны айкадылар. Г.Ибраһимов. Төнне көнгә, көнне төнгә ялгап Көн-төн, көне-төне (эшләү, көтү һ.б.ш. тур.). Сугыш беткәч тә, тыл каһарманнарының төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүләре турында сөйләү авылыбыз үзешчәннәренең патриотик җырлары белән үрелеп барды. Х.Сибгатова |