ТӨМСӘЛӘНҮ ф. 1) Төмсә булып китү, тоныклану, караңгылану. Колхозның көтүе җәйләүгә кайтып кергәндә, көн төмсәләнеп өлгергән иде инде. Р.Мөхәммәтҗан. Кыйгачлап төшкән кояш нурларында ул, көмеш тәңкәләрен җемелдәтеп, гүя чалкан ята, ике як ярдан аңа елак тирәкләр иелгән, офыкка табарак карагачлар төмсәләнеп күренә, дөньяның киңлеген, дәһшәтен бөтен күзәнәкләрең белән тоясың: биредә син бик бәләкәй икән! Р.Зәйдулла

2) к. төкселәнү. Бераз шулай әвәләгәч, Тынчурин ботка төерен авызыннан кашыгына чыгарды һәм, төмсәләнеп, савытка куйды. Г.Үзиле

Төмсәләнеп калу Ниндидер сәбәп, вакыйга, сүз, уй һ.б.ш.лардан төмсәләнү. Бар дөньясын онытып, шаярып-көлеп утырганда, кинәт уйга чума, күз карашы төмсәләнеп кала. С.Сабиров. Ул карашны тымызык көзге көннәрдә җанны кысып җиргә иелгән болытлы күк йөзеннән дә, таң беленеп килгән тәрәзәдән дә, төмсәләнеп калган су өстеннән дә күреп сискәнеп китә иде Өлкән Сәгыйрь. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә