ТӨМСӘ с. 1. 1) Тонык, сүрән (ут, яктылык һ.б.ш. тур.). Ерак-ераклардан чит промыслоларда яндырылган шундый ук факелларның төмсә һәм юаш утлары, караңгы диңгез буйлап, су өстеннән күңелгә ягымлы йомшак нур сызыклары җибәреп торалар. Ш.Камал

2) Караңгы, болытлы. Үзәккә үтә Чамасыз яңгырлары. Төмсә күккә карый-карый, Малай күп каңгырады. Р.Зәйдулла. Кирегә юл юклыгын хатын яхшы аңлый, шуңа, апасы авылга кайткан төмсә көнне каһәрли-каһәрли, һаман кер уа бирде... Ф.Җамалетдинова

3) күч. Караңгы чырайлы, ягымсыз, тупас. Төмсә генә чырайлы хуҗабикә (илле биш яшьләрдә булыр) ишегалдында безне сорау белән каршы алды: «Сез язучылармы, артистлар буласызмы?» М.Галиев. Сафринәнең әбисе күрше-күлән белән дә аралашмаган төмсә карчык иде. Н.Гыйматдинова

2. рәв. мәгъ. 1) Тонык кына. Фонарь утлары вак яңгыр арасында йолдызлар кебек төмсә генә ялтырашып күренәләр. Ш.Камал

2) Караңгы чырай белән, теләр-теләмәс, тупас итеп. – Начар түгел, диде Иргәш төмсә генә. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә