ТӨМРӘЮ ф. диал. к. томсаю. Төмрәю бер дә килешми инде сиңа. Мирас Төмрәеп тору Һәрвакыт, гел төмрәю; төмрәйгән хәлдә булу. Гыйззәтулланың төмрәеп торган тулы матур бите ертылып китте. А.Расих. Төмрәеп торган сөекле газиз хатыныңны кая куярсың?! Җ.Дәрзаман Төмрәя бирү Бернигә карамый төмрәю. Арбалар өстенә бөркәнчекләр ябынып, төмрәя биреп утырган хатыннары белән янәшәләп, башкортлар да агыла башлады. Безнең юл |