ТӨМӘН II и. 1) XVIII гасырда Төмән (рус. Темников) шәһәреннән башлыча Көньяк Урал төбәкләренә күчеп килгән мишәрләрнең бер төркеме. Дөрес, килеп чыгышлары белән алар татар-мишәрләр, моны берсе дә инкяр итми, ә шулай да үзләрен ни өчендер «төмән» дип атарга гадәтләнгәннәр. Ә.Еники. «Мишәр» үзатамасы бик киң таралган, ләкин бердәнбер булмаган: еш кына татар, алатыр татары һәм төмән этнонимнары очрый. Татарлар – халык исәбен алу һәм сәясәт 2) Башлыча Төмән шәһәре тирәсендә яшәүче себер татарлары төркеме. Бу лексик берәмлек төмән, тубыл сөйләшләрендә ‘комагай, туймас күз’ мәгънәсендә очрый. Ф.Хисамова |