ТӨЛКЕТАМАК и. 1. Төлкенең тамак турысындагы мехыннан тегелгән тун я башка кием. Кияләр төлкетамак, Җиккәннәре – аргамак ---. К.Тинчурин

2. с. мәгъ. Шул мехтан тегелгән, әзерләнгән (яка, тун һ.б.ш.). Болар эчендә үзенең зур буе, мөмтаз кыяфәте белән иң элек Җәләл мулла күзгә чалына: аның башында яңа камалы бүрек, өстендә зур якалы, яхшы тышлы төлкетамак толып, аягында шәһәр эше яхшы калуш пима. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә