ТӨЛКЕЛЕК и. 1) Хәйләкәрлек, астыртынлык, елгырлык, алдакчылык. Ә Салисәдә дипломатлык, төлкелек һәм мәкерлек поты белән иде. М.Шаһимәрдән. Кемдә попугайлык көчле, кемдә төлкелек, сарыклык, куянлык, еланлык, ишәклек, бөркетлек... Р.Зарипов

2) Хәйләле эш-гамәл; астыртын кыланыш. Мине дә, мөсафирны күрер өчен, үз бүлмәләренә һич җибәрмидер. Бу төлкелек түгелме? М.Акъегет. Әсәрләре белән ни гомер файдаланган бер мөхәррирне атналык тормышын да тәэмин итмәслек бер хак белән эксплуатацияләргә теләү, аның аптыраулыгыннан файдаланып, хиссиятен мыскыл итү төлкелек түгел дисезме? Р.Шәрәфиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә