ТӨЛКЕ’ КОЙРЫГЫ и. бот. Кыяклылар семьялыгыннан уҗым арасында үсә торган туры сабаклы, эре һәм таралган себеркәчтә вак башакчыклары урнашкан чук чәчәкле чүп үләне; русчасы: метлица обыкновенная. --- аяк астымдагы кайчандыр трактор ярган ызан, чокыр-чакыр, тәртипсез киселгән агач төпсәләре, ботак-санак, чытырман алга барырга бирми, чабылмый калып, урман кебек үрчегән кыргый үлән, кырлы курай, төлке койрыгы һәм башка шырлык аякка урала. А.Хәлим. Аның безгә халык телендә чыпчык тарысы, төлке койрыгы, әтәч кикриге, хәтфә гөл дип йөртелә торган, чүп үләне саналган кыргый сортлары гына билгеле. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә