ТӨЛКЕ и. 1. 1) Этләр семьялыгыннан җирән йонлы, озынча борынлы, кабарып торган озын койрыклы ерткыч хайван. Юлдан аерылып, урман эченә кереп киткән сукмак аланчыгында елгыр төлке уйнаклый иде. Р.Батулла. Инде барып җиттем дигәндә, әлеге төлке бер күкәйне эләктереп шылды. Г.Якупова

2) Шул хайванның тиресе, күреге. Аңа ул тар билле, озын итәкле сарык туны, кара төлкедән теккән шәп бүрек вәгъдә итә. Ә.Еники. Ул төлкеләрне күптән тегүчегә илтеп бирдем инде мин. Мәйдан

3) күч. Бик хәйләкәр, мәкерле, астыртын эш йөртүче кеше. Исхакка бераз таныш кебек күренгән егет, аның янына килеп: Дөрес сукалый бу төлке! диде. А.Гыйләҗев

2. с. мәгъ. Шул хайван күрегеннән тегелгән. Төлке яка. Төлке тун

Төлке мае сөртү Хәйләләү, алдау. Аларда да шомалар, башкаларга төлке мае сөртергә әзерләр җитәрлек. Н.Шәфигуллин. Төлкене көлкегә калдырырлык Бик хәйләкәр, алдакчы кеше турында. Хәйлә дигәндә, төлкене көлкегә калдырырлык сәләтем бар. Д.Аппакова. Төлкенең өстенә барып чыга торган Бик буранлы (көн тур.). Төлкене үз мае белән майлау 1) Килгән кунакны үз күчтәнәчләре белән сыйлау; 2) Хәйләкәр кешене алдау. Төлке тиресе ябыну Хәйләкәрләнү, хәйлә белән эш итү, алдау, астыртын эш итү. Төлке тиресе ябынганнардан сак бул: Башактан икмәккәчә юл бик озак юл. Ә.Синугыл. Күз белән күрмәгән көчкә табынма, Өстеңә төлке тиресе ябынма. Р.Ханнанов. Төлке шулпасы эчү к. төлке мае сөртү. Алдаганнар сезне! Алдау-хәйләләүне «төлке шулпасы эчү» дип атыйлар... Р.Сибат. Аның төлке шулпасы эчәргә маташуын яшь бүлмәдәше Фәүҗәт шундук сизеп алды, егетнең тумбочкасына ишарәләп: Акчаң булмаса, әнә кичә алып кайткан транзисторыңны бир, диде. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә