ТӨКЧӘ и. 1) Нәзек, кыска төк. Каш төпләреннән тырпаеп килеп чыгарга гына торган тупас төкчәләр дә элекке кебек авырттырып йолкынмый. Р.Рахман. Йомшак кагыну каурыйлары төкчәләр белән капланган, бу исә аңа тавышсыз очарга мөмкинлек бирә. Биология 2) бот. Үсемлек тышчасында жепсел үсенте. Чистартканнан соң, җимешләрне бер мәртәбә суда чайкатып алыгыз: бу – аның эчендәге төкчәләре калмасын өчен эшләнә. Безнең гәҗит. Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасыннан. Мәйдан 3) Кеше һәм хайван организмында кайбер органнарның эчке тышчаларындагы микроскопик үсентеләр. Эчәк төкчәләре 4) зоол. Түбән төзелешле организмнарның хәрәкәтләнү органнары; камчы |