ТӨКСЕМ и. 1) Нечкә, кыска төк; төкчә, йонча. Бластоциста трофобластлары, эндометрия тукымаларына чумып, митоз (күзәнәкләр бүленү механизмы) юлы белән үсеп китә, күпкатлаулыга әверелә һәм беренчел төксемнәр хасил итә. Фән һәм тел 2) сөйл. к. төксе. – Улым, мөселман кешегә бер дә муафикъ түгел бит әле болай төксем булып йөрү, – диде беркөн әтисе. С.Поварисов |