ТӨКСЕЛӘНҮ ф. 1) Төксегә әйләнү, кырыслану, ачуын йөзенә чыгару, йөзе караңгылану. Шуңа күрә аз сүзле Котлый тагын да төкселәнде, бөтенләй дәшмәс булды. Р.Батулла. Хәтирәнең күз карашлары очкынланды, ул хат авторын күрергә тырышкандай төкселәнде, йөзенә үч алу, усаллык хисләре ташып чыкты. Н.Хәсәнов

2) күч. Караңгылану, ямьсезләнү, матурлыгын югалту. Көн кинәт төкселәнде, шул хәл аны уйларыннан бүлде, һәм ул кояшка күтәрелеп карады. М.Хуҗин. Ләкин 1861 елның апрелендә табигатьнең гомер-гомердән килгән бу гармониясе, күңелне җилкендерүчән шатлыгы җан тетрәткеч хәбәрдән төкселәнгәндәй, бозылгандай булды. Р.Сабиров

Төкселәнә бару Торган саен төкселәнү. Сорау биргән саен аның чырае караңгылана, төкселәнә барды. Татар әдипләре

Төкселәнә башлау Төкселәнү билгеләре күренү. Йөзе төкселәнә башлаганны күрмәмешкә салыштым ---. Р.Вәлиева

Төкселәнә төшү Бераз төкселәнү; тагын да төкселәнү. --- әмма ул моның белән генә дә калмады, шундук җитдиләнеп, хәтта ничектер төкселәнә төшеп өстәде: – Бөтен рәтле ир-ат фронтта, без генә монда сузылып йөри алмабыз. Ф.Хөсни

Төкселәнеп бетү Бик нык, тәмам төкселәнү. Бу керләнгән дөньяда яшәп төкселәнеп беткән кешеләрнең, гөнаһсыз, пакь күңелле сабыйлар күргәндә, күзләре яктырып китүе җир йөзендә шәфкать һәм мәрхәмәтнең әле исән икәнлеген исбатлый кебек юкса... Татарстан яшьләре

Төкселәнеп китү Ниндидер вакыйгадан, сәбәптән соң төкселәнү. Бу сүзләрдән Габделбәр, янтыгына очлы без кадагандай рәвештә йөзен яман чытып, төкселәнеп китте ---. Э.Касыймов. Әллә ничә кеше артыннан кунакка чакырып җибәргән Сибгатулла үзенең элекке күршесенең ни йомыш белән йөрүен ишетүгә үк төкселәнеп китте. Ф.Яруллин

Төкселәнеп тору Әле, сөйләү моментында төксе булу; даими, һәрвакыт, гел төкселәнү. Гайфулла, Тәнзиләнең төкселәнеп торуын яратмыйча, хуҗалар сизмәслек кенә итеп күз кысып алды. А.Гыйләҗев. Эшебез авыр дип төкселәнеп тормадылар. Якты юл



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә