ТӨКСЕЛ с. 1) Төкләре булган; төк үскән. Трофобласт үсешен тикшергәндә, нормаль йөклелек очрагында, трофобласт элементларының соңгылыкның төксел араларыннан ана организмына күчеп йөрүе (миграциясе) кызыксыну уята. Фән һәм тел 2) Йонлач, мамыклы, йонлы. Күпчелек яшьтәшләре кебек, ул да Тимерьюлчылар сараена биюләргә яңа габардин кытай костюмы, ефәк күлмәк, очлы башлы лакланган штиблетлар, каракүл шәл якалы төксел йон тукыма – ратин пәлтә киеп килү турында хыяллана --- иде. Р.Мирхәйдәров 3) сөйл. к. төксе. Аның тар соргылт күлмәге төксел чыраена тәңгәл килеп тора иде. З.Хәким |