ТӨКСЕ с. 1. 1) Кешеләрдә авыр тойгы уята торган, кырыс, караңгы (чырай, кыяфәт тур.). Алар инде бар нәрсәгә дә битарафлар, күз карашлары ук боздай салкын, төксе, өметсез, хәрәкәтләре җансыз һәм салмак. А.Тимергалин. Сәләхетдин, бу сүзләрне ишеткәч, намазыннан туктап, каерылып, малай ягына төксе караш ташлады. Р.Низамиев

2) Күңелгә авыр тоелырлык, чәнчүле, тупас, дорфа (сүз тур.). Сугыштан кайткан сәгатендә, капкадан кергәндә үк, ямьсез, төксе сүз әйтте: – Я, син ничегрәк яшәдең мин югында? М.Мәһдиев. – Киттек алайса! – дигән булды яшь ир, пассажирының төксе сүзләренә төртелеп калырга теләмичә. Ф.Яхин

2. рәв. мәгъ. 1) Кырыс итеп, усал йөз белән, караңгы чырай белән. – Әкълимә апа мәктәптә, – дидем мин төксе генә. М.Маликова. – Син! – дип төксе итеп дәште ул, өйгә кергәч, Зәмзәмбикәгә: – Син! Син анда гастрольгә китеп... М.Мәһдиев

2) Тупас, дорфа, күңелгә авыр тоелырлык итеп. Юан гына бер түти, үтә дә төксе итеп: «Сиңа төшәргә кирәк бит, миңа түгел, шулай булгач, үзең кымшан», – дип җавап кайтарды. Ф.Җамалетдинова. Әниең исән булса, син аның белән болай төксе сөйләшмәс идең. Г.Тарханова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә