ТӨКЛЕТУРА и. Умарта кортлары семьялыгыннан кара өстендә буй-буй сары сызыклары булган төкле гәүдәле элпә канатлы эрерәк бөҗәк; русчасы: шмель. Алар, курадан курага очып кунган төклетура кебек, эреләрен генә сайлап җыялар да икенчесен эзләп китәләр. Л.Ихсанова. Тракторлар урамның, замана янбакчаларның, агу таратучы сәмәлүтләр бал кортларының, төклетураларның, зәңгәрсу божаннарның башына җиткән. А.Гыйләҗев |