ТӨКЛЕ II с. 1) Төке кидертелгән; төкеле 2) күч. Бәхетле, изге; кадерле, серле, күңел түрендәге, яшерен. Моңарчы күңелләрендәге уйларын, төкле теләкләрен белдермәүләре дә аны шиккә калдырды. Ф.Яхин ◊ Төкле аягы(ң) белән 1) «Йортка, гаиләгә, тормышка бәхет китер, бәхет белән кил» дигән мәгънәдә, гадәттә, кияү йортына яшь килен төшкәндә, кеше беренче мәртәбә килгәндә әйтелә. – Ходайның бирмеш көнендә бисмиллалы нигезебезгә изге сәгатьтә, төкле аягың белән аяк баса күр, балам, – дип, ике кулын сузып күреште. А.Хәсәнов. Бездә, килен төшкәндә дә, төкле аягың белән, диләр бит. Р.Кәрами; 2) Кемне дә булса шатланып каршы алганда «хуш килдең», «рәхим ит» дигән мәгънәдә сәламләү сүзе. Солдат кайткан икән, төкле аягың белән, егет. А.Гыйләҗев. Төкле аягың белән, түрдән уз, авылдаш! Н.Фәттах |