ТӨКЛЕ I с. 1) Төк чыккан, төк баскан; йонлач (кеше тәне, хайван тиресе һ.б.ш.лар тур.). Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. А.Алиш. Шулай диде ул, карашын кунагының ак күлмәк җиңеннән сузылып чыккан куе кара төкле беләгенә текәп. М.Маликова

2) Төкләре тырпаеп торган, шома булмаган. Ләкин күл буеның беренче чәчкәсе – вак киртләч яфраклы, йомшак төкле кычытканның изге ядкәре хөрмәтенә мин аны хәзер дә үземнең бакчамда үстерәм. Т.Нурмөхәммәтов. Яфракларның сабакка береккән өлеше – кырыйлары төкле булган көпшәсыман кызгылт үсентеле. Агулы үсемлекләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә