ТӨКЛӘНҮ ф. 1) Төк белән каплану, төк басу; йонлану. Аның яңаклары эчкә баткан, төкләнгән ияге алга чыккан, күзләренең дә мае бетеп, элеккеге көлемсәрлеген югалткан. Х.Камалов

2) Төккә буялу, төк иярү. Тукыма төкләнү

Төкләнә бару Тагын да күбрәк төкләнү; акрынлап, аз-азлап төкләнү. Үскән саен төкләнә бара бит алар, бер айдан үзең дә күрерсең. Сабантуй

Төкләнә башлау Төкләнү билгеләре күренү, сизелү. Кечкенә кош балалары да үсеп җитә башладылар: аларның канатлары ката, үзләре төкләнә башлады. Ак юл

Төкләнеп бетү Тәмам төкләнү, бик нык төкләнү. Яңакларың төкләнеп беткән ич. Нигә кырып җибәрмисең? Ш.Камал

Төкләнеп килү Акрын-акрын төкләнү, төкләр аз-азлап арта бару. Көзгегә карады да үз-үзен танымады: төкләнеп килгән бит, каралып беткән күз төпләре, нурсыз күзләр – ничек аңларга соң моны? Мәйдан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә