ТӨКЕРҮ ф. 1) Авыздагы селәгәйне тын белән чыгарып ату. Ниһаять, Таймас уч төпләренә төкерде дә, тирән итеп сулу алгач, багорны тотып, шкафның арткы ягыннан керде. А.Тимергалин. – Тәскирә апага әләкләмисеңме соң? – диде Барый, черт итеп җиргә төкереп. А.Гыймадиев 2) Бәрелү-сугылу, җәрәхәтләнү, авыру һ.б. аркасында авызда барлыкка килгән кан, су һ.б.ш.ларны чыгару. – Бандитлар! – диде ул һәм авызына тулган ачы канны җиргә төкерде. Р.Вәлиев. Ләкин моның бик кыйммәткә төшәсен чамалап, канлы тешләрен гарьлек белән идәнгә төкерде... Р.Низамиев 3) Авызга капкан азык яки башка нәрсәне кире чыгару. Ләкин ул авызының тәмсезләнгәнен тойды һәм бу тәмсез сыекчаны шунда ук төкереп ыргытасы килде, ләкин иптәшләреннән яхшысынмады. Н.Әхмәдиев. Кыз мондый арзанлы сагызларны күп чәйнәп төкергән бугай. Т.Галиуллин 4) Дога укып өшкергән вакытта яисә кечкенә балаларга караганнан соң, күз тимәсен дип, төкергән сыман итү. Әни илне күргәч, аның зурлыгына исе китеп, тирә-ягына бисмилла әйтеп, күз тимәсен дип төкерде. Г.Исхакый 5) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса ис китмәү, игътибар итмәү, үзе өчен кирәкле дип санамау, санга сукмау, исәпләшмәү, санлашмау. Мондый гына уңайсызлыкларга төкерә ул. А.Тимергалин. Барысына да төкерергә булыр иде, әмма күңелдәге теге хиснең бурыч дигән нәрсә белән алмашынуы эчне күбрәк пошыра. Х.Камалов 6) күч. эвф. Ату коралыннан пуля, снаряд һ.б.ш.ларны җибәрү; ату. Юкка гына катыргы мишеньгә тып итеп пуля төкерде. Г.Рәхим. Каенише, сүнгән тәмәкесен теле белән әле бер, әле икенче якка күчерә-күчерә, мылтыгын күтәрде, ике көпшә берьюлы ике ут төкерде: кайнар ядрә, кеше йөрәген тишеп, өер башының калак сөяген умырып алып чыгып китте. Р.Батулла ◊ Төкерәсем дә килми Берәр нәрсәгә яки кешегә үзенең тулысынча нәфрәтен, җирәнеп каравын, ризасызлыгын, канәгатьсезлеген белдерә. Төкерәсем дә килми, әмма мин менә нәрсә әйтергә телим. Бүгенге җитәкчеләр, Аллага шөкер, яхшы эшлиләр, әмма алар тарафыннан телебезнең тамырына балта чабу дигән нәрсә булды. А.Закирова. Төкер башына Артык әһәмият бирмәскә, кайбер нәрсәләргә җиңелчәрәк карарга киңәш итү сүзе. Һәй, төкер башына... картая башладым, зарланам... илле ел эт типкесендә яшәп тә зарланмаганнарым бүген чыга. Р.Батулла. Ташла, төкер башына, ул турыда башыңны ватма. С.Сабиров. Төкер дөньясына к. төкер башына. Әй, төкер лә дөньясына. Бер юне чыгар әле. З.Зәйнуллин. Сәламәтлек барда Төкер дөньясына... Батма кайгыларга, Катнаш бәйгеләргә ---. Р.Зарипов. Төкереп бирү к. төкереп карау. Төкереп бир кемсәләрнең өерелеп өрүенә! Р.Фәйзуллин. Төкереп карау Нәрсәгәдер исе китмәү, кызыксынмау, артык игътибар итмәү, әһәмиятсез, кирәксез дип санау. Кемнәрдер аны тиргәргә үк тотыналар: «Коллективка төкереп карау бу!» М.Шабаев. Гадәттә, хәрби курсларның башына хисе каткан окопниклар әдәбиятыңа, сәнгатеңә, тарихыңа төкереп карый торган наданнарны куя торганнар иде. Р.Батулла. Төкереп тә бирмәү к. төкереп карау. Гел элеккечә шыр-мыр, авызы колагында, әллә каян кочакка ташлана, дөньясына төкереп тә бирми. Ф.Садриев. Кулыгызда власть булмаса, алар сезгә төкереп тә бирмәсләр иде. Ф.Баттал. Төкер танавына к. төкер башына. – Ярар ла, төкер танавына, аның ишеләр өчен борчылып яшәп булмый инде, – дип тынычландырмакчы булды аны абыйсы. Кызыл таң Төкерә башлау Төкерергә тотыну. Хәл алып, көнбагышның эрерәкләрен генә чамалап, ярып ашый, кабыгын сул тарафына төкерә башлады. Ф.Яхин Төкерә тору Бернигә дә карамый төкерү; төкерүен дәвам итү. Аның кем булуына карамастан, аңа төкерә торды. Х.Ибраһим Төкереп алу Бер тапкыр төкерү; тиз генә төкерү. Шул арада сул колагы өстеннән чертләтеп төкереп алырга да өлгерде. Р.Мөхәммәдиев. Ир төкереп алды да борылып өскә менеп китте. Ф.Җамалетдинова Төкереп җибәрү Көтмәгәндә, кинәт төкерү. – Тфү! – дип төкереп җибәрде. Ш.Камал. – Менә болай! – һәм ул шундый озын итеп, шундый еракка төкереп җибәрде ки, без аһ итеп кенә куйдык. Р.Фәизов Төкереп кую Кинәт төкерү. Йөкче эндәшмәде, кабина тәрәзәсе аркылы лач итеп төкереп куйды. А.Гыйләҗев. Әбүзәр, торып утырып, теш арасыннан гына төкереп куйды. А.Тимергалин Төкереп ташлау Тиз генә төкерү. Шул ташны төкереп ташлау нияте белән булса кирәк, ниндидер яманлык эшләп куюдан да шикләнеп, тышка чыгып китте ул. С.Поварисов. Әмма ул каһәр төшкән нәрсә ачы таш булып бугазга утырган: йотып җибәрер идең – артыгын зур, артыгын ачы; төкереп ташлар идең – көч җитми. Ф.Яруллин Төкереп тору Гел, һәрвакыт төкерү; әле, хәзерге моментта төкерү. Бу Дилбегә, дөя кебек, минут саен төкереп тора, дип уйлаулары бар, мине хурлыкка калдырма инде... Р.Нуруллин. Битеңә төкереп торганда, һаман җиңең белән сөртеп торыргамы? Ватаным Татарстан |