ТӨКЕРТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. төкерү. Кайтырмын, боерган булса, әти канын төкертермен, имансыз булыйм... Ә.Гаффар. Менә шул сихерче карчыктан балаңны йоттырып төкертә алсаң, балаң тереләчәк. Г.Гыйльманов 2) күч. Төрле авыруларны, күз тигән кешеләрне яисә бик каты елый торган балаларны махсус догалар укып, төкереп өшкертү. Бераз өшкертеп, төкертеп караганыгыз юкмы? Г.Камал 3) күч. эвф. Револьвер, пистолет һ.б.ш. шундый ату коралыннан ату. Мин кергәндә, теге кеше: «Маңгаена берне төкертәсең дә, эһ тә дия алмый», – дип сөйләнә иде бугай. Т.Гыйззәт. Мылтыктан ут төкертеп яисә бил алышу юлы белән хәл ителмәсә дә, җиңел көрәш түгел иде бу. З.Фәтхетдинов 4) Гомумән берәр нәрсәне өрдерү, очыртып чыгару, атып җибәрү. Автомат әзер макароннарны пакетларга төкертә Төкертә башлау Төкертергә тотыну. Шуны гына көткәндәй, безнең өскә ут төкертә башладылар. Мирас Төкертеп алу Бераз төкертү. Иң тәүдә хатыныңнан билеңә төкертеп ал. Кызыл таң |