ТӨКЕРЕНҮ ф. 1) Еш-еш төкерү. Юри ачулана башлагач, үпкәли башлагач, тәүбә итәргә, әбиләр кебек, әнисе кебек: «Әйттем исә кайттым», дип төкеренергә тотына торган иде. Н.Фәттах. Минем бәхеткә, ул яшь-җилкенчәкләр, сыйракларын сөйрәп, төкеренеп һәм тәмәкеләрен тарта-тарта чыгып киттеләр. Ф.Яхин

2) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса кискен ризасызлык, нәфрәт, ачу, җирәнү белдерү. Форсаты чыккач әйтим инде: сезнең, азгын кәҗә үҗәтлеге белән, җитәкчелекнең теләмәгәнен күрә торып, депутатлыкка ашкынуыгыздан барча намуслы кешеләр төкеренә. Т.Галиуллин

Төкеренә башлау Төкеренергә тотыну. Килде бугай, кармакны шаярта бугай... тфү... тфү... төкеренә башлыйм. Г.Ибраһимов. Гамир, авызында тоз тәме сизеп, төкеренә башлады. Х.Ширмән

Төкеренеп алу Бераз төкеренү; тиз генә төкеренү. – Дүрәк, ие, дип, үз-үзенә сөйләнеп, төкеренеп алды. Ф.Җамалетдинова

Төкеренеп йөрү Озак вакыт төкеренү; гел, һаман төкеренү. Косар дәрәҗәгә җиттем, көне буе төкеренеп йөрдем. Н.Хәсәнов. Әллә янында һаман өшкеренеп, имләп булашкан Мәймүнә карчыкның төкеренеп йөрүе комачау итте, әллә ул бу зәхмәтле елда ничек еларга кирәген оныткан иде. Г.Гыйльманов

Төкеренеп кую Кисәк, бер мәртәбә төкеренү. Шунда уйларыннан арынырга теләгәндәй, эчтән генә төкеренеп куйды: «Берүк әйбәт булсын барысы да», – дип, бөтигә янә бармак очларын тигезде. Ф.Җамалетдинова. Байталының нинди исемдә икәнен белгәч тә, әбиләр як-якка төкеренеп куйдылар, хатыннар бот чабып көлде. Р.Зәйдулла

Төкеренеп тору Даими, әледән-әле төкеренү. Казанбаев исә, барына да үпкәләп, бер читтә төкеренеп торды-торды да машинасына утырып китеп барды. Җ.Рәхимов. Яисә, кыз кеше тәмәке тартып, сыра эчеп, төкеренеп торганда, аның янындагы тәмәке тартмаган егет, шул кызга карап, нинди хозурлык ала инде? Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә