ТӨКЕРЕКЛӘ’Ү ф. Төкерек белән чылату, юешләү. Наилә шып туктады, күлмәк итәген төкерекләп сыпырды, тезе канаган икән, аны төкерекләп сыйпаштырды, тамагын кырды ---. А.Гыйләҗев. Сипкелле малай ашыкмый гына кулларын төкерекләде, җиңнәрен сызганды һәм, аяк очларына үрелеп, тәмләп кенә Әфләтүневнең маңгаена чиертә башлады ---. А.Гыймадиев Төкерекләп бетерү Бик нык төкерекләү; күп итеп төкерекләү. Ул кулларын гына түгел, киемен дә төкерекләп бетерде. Кызыл таң Төкерекләп җибәрү Бераз төкерекләү. Ул иң арттан чабып барган Гөлсем янына килеп басты, кулларын төкерекләп җибәрде дә чалгысын янарга тотынды. Н.Фәттах Төкерекләп тору Һаман, гел төкерекләү, һәрвакыт төкерекләү. Тагын бер нәрсәне әйтми булмый: Рөстәмнең авызында төкерек күп. Шуңа ул теле белән иреннәрен гел төкерекләп тора. Ф.Садриев Төкерекли башлау Төкерекләргә тотыну. Ул, шул сүзне генә көткәндәй, кулларын төкерекли башлады. Мәйдан |