ТӨКЕРЕК и. Авыздагы бизләрдән бүленеп чыга торган сыекча; селәгәй. Зифа балакай, нәфес җенен басып, төкерек йотып кына утырырга мәҗбүр. В.Имамов. – Әллә акыл кергән инде моңа?! дип, сынык теш арасыннан төкерек атты Мәгъсүм. К.Кәримов

Төкерегенә дә тормау к. кисеп ташлаган тырнагына да тормау. – Сез аның төкерегенә дә тормыйсыз бит, көнләшеп сөйләп тормагыз инде, диде ул аптырагач. Кызыл таң. Төкерек җиргә төшмәс(лек) Бик каты, зәһәр (суыклар тур.). Кышкы көн әнә дигәнче үтеп тә китте, каберне ул көнне ача алмадылар: январь төкерек җиргә төшмәс дәрәҗә суык булып, җир туңы бер метрдан ашу, диделәр. Х.Сарьян. Мең тугыз йөз кырык өчнең төкерек җиргә төшмәс суык көннәрендә Сталинград янында шәһид киткән санитарка Нәҗибә бәете Яңавылда кулдан кулга йөрде. Н.Фәттах. Төкереккә тайган (нәрсә) хурл. Эш рәтен белми торган, булдыксыз, оешмаган, җебегән кеше турында. Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә фон өчен генә алынган эпизодик персонажлар еш кабатлана. Фазылҗан абзыйның төкереккә тайган кияве, Әгъләм, Кашшаф – әнә шундыйлар. Ф.Миңнуллин. Төкерек кенә 1) Бик аз; кечкенә, күзгә күренмәслек, сизелмәслек дәрәҗәдә. Мичкәдәге суны сибеп караган булам: кая ул сүнү, суым ут өчен төкерек кенә. Н.Хәсәнов. Көр, чыдам елгырларга әлеге ара төкерек кенә, бер ыргымда калада булачакбыз дип, күңеленә беркетеп куйган иде илче. М.Әмирханов; 2) Әһәмиятсез әйбер я кеше. Төкерек йоту Үзендә булдыра алмаслык, үзе ирешә алмаслык нәрсәгә бик нык кызыгып, көнләшеп карау. Хәлил төкерек йота, аш урынына таш каба иде түгелме? Ф.Яруллин. Нинди бәхетле кеше ипи ашый икән дип, төкерекләребезне йотып, кызыгып үстек. Хезмәт даны. Төкерек чәчрәтү к. төкерек чәчү. Драматурглар утыздан артып китә, дип төкерек чәчрәтәләр, кемне санасаң булмый? Мәдәни җомга. Төкерек чәчү 1) Усаллану, усаллыгын, ачуын белдерү, ярсу. Кавын баш, Сәет ягына борылып, яңадан төкерек чәчә башлады: – Менәтерәк, күрдеңме инде? М.Хәсәнов. Дөрес, төкерек чәчеп тәнкыйтьләүчеләрнең берсе соңыннан хатасын матбугатта таный, әмма бу чакта Андрей Платонович инде исән булмый, дип хәтерлим, төгәл үк истә калмаган. М.Хуҗин; 2) Буш сүзләр сөйләү, шапырыну. «Архитекторлар көне-төне шәһәр матур булсын дип тырыша, ә завод безнең таләпләрне искә алмый, бизәк-орнаментларны, архитектура элементларын эшләүдән баш тарта», – дип, җыелыш саен ул төкерек чәчә. Р.Вәлиев. Тукта, аның кулъязмасы турында төкерек чәчә түгелме соң?.. Х.Камалов. Төкерек чәчүче кимс. Үзен белдекле санап, барлык кешедән дә уздырырга тырышып күп сөйләүче кеше, лыгырдык; усалланып, ярсып сөйләүче. Чөнки бик батыраеп чәчрәп чыгып форумнарда төкерек чәчүчеләрне күргәч, урамга чыгарга куркып, үткән-сүткәнгә капка астыннан гына өреп калучы дворняжка күз алдына килә. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә