ТӨКӘНҮ ф. Бөтенләй бетү, бер дә калмау; ахырына җитү. Абыем, аеруча хисләнеп китеп, көйгә көй кушыла башласа, сабырлыгым бөтенләй төкәнә. Р.Рахман. Тик кошчыкның түземлеге төкәнергә дә өлгерде бугай: нәни канатларын җилпеп очып та китте. А.Әхмәтгалиева

Төкәнә бару Торган саен төкәнүгә якынлашу. Минем йөрер рәтем көннән-көн төкәнә барганын белми Песнәк! Г.Тавлин. Беренче сентябрьнең килеп җитә, җәйге ялның сиздерми генә төкәнә баруы безнең оч малайларының котын ала. Ф.Яхин

Төкәнә башлау Төкәнү алдында тору. Үзе исә адәм авызыннан моң ишетсә, сабыры төкәнә башлый, күзләре дымлана. М.Хәбибуллин. – Синнән җавап көтәм мин, Рухия! диде Равил, түземе төкәнә башлап. В.Нуруллин

Төкәнә язу Чак кына төкәнми калу. – Син хезмәткә чытырдап ябышасың да һәммәсен онытасың, безнең күңел гел генә сызып тора, дигәч, түземе төкәнә язды. Б.Камалов. Шундый һәм башка эшкәртүләр нәтиҗәсендә элитасы төкәнә язып, тәмам өне каткан халыкны Хрущёв чорында «җебеткәч», Брежнев заманында сөрсеттеләр. Р.Зарипов

Төкәнеп бару Акрынлап төкәнү, торган саен төкәнү. Тырышып та барып чыкмый, Төкәнеп бара көчем. И.Гыйләҗев. – Ничек киенүе, бизәнүе – аның шәхси эше, дип бүлдерде гайбәттән түземлеге төкәнеп барган Касыйм Галимович. Ф.Зариф

Төкәнеп калу Ниндидер вакыйга яисә сәбәп аркасында төкәнү. Нәселдән нәселгә күчеп килгән күрәзәчелек сәләте, Хисбулла вафат булгач, төкәнеп калыр да мәңгегә юкка чыгар микәнни? Р.Батулла

Төкәнеп килү Акрынлап, аз-азлап төкәнү. Нурисламның да түземе төкәнеп килә иде. Р.Вәлиев. – Юк, юк, диде кыз, үзе дә еш-еш сулап, күрәсең, аның да сабыры төкәнеп килә иде инде, шулай да ул ихтыяр көчен югалтмады. Р.Кәрами

Төкәнеп китү Кинәт төкәнү, көтмәгәндә төкәнү. Без сезгә генә ышанабыз, хөрмәтле укучылар, шул кытлык беткәнче, сезнең сабырлык төкәнеп китмәсен иде. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә