ТӨК и. 1) Кеше һәм хайван тәнендә үскән йон, чәч бөртеге. Һаман да нәрсәдер чәйнәгәндәй итеп, төк баскан яңак сөякләрен уйнатып алды да сыңар учы белән яман каты итеп иреннәрен сыпырып сөртте. М.Хәсәнов. Тәлгать түләү хакында сүзсез килеште: ат аунаган җирдә төк калмый булмый. А.Хәлим 2) Мамык, йон һ.б.ш.ларның бөртеге. Әкрен генә җиргә төшә кар бөртеге. Диярсең каян килгән Бу кадәрле аккош төге? В.Ильясов 3) Гомумән берәр нәрсәнең бик вак җепселе, бөртеге. Аш-суга төк төшсә ничек ашарсыз? Безнең мирас. Күзгә төк керү 4) Кайбер тукымаларның кабарып торган йомшак өске катламы. Бәрхетнең төге кырылган ◊ Төкләрен кабарту Бик нык ачуы килү. Безнең кунак, почмакка гына посып, тешләрен шыкырдатып, төкләрен кабартып, күзе илә бөтен дөньяны ашамакчы булып утыра иде. Г.Тукай. Төк кунмау Хуҗалык алга китмәү, тормыш рәтләнмәү; мантымау, үсмәү. Төк куну Материаль яктан файдасы булу, хуҗалык алга китү. Бераз акчалары янга калмасмы дип, су санагыч куйдырган булдылар, эшләп баемаганны, моның белән генә төк кунар микән?! Ватаным Татарстан. Төк тә төшмәс Кемгә дә булса һич бернинди зыян килмәс. Курыкма, андый абыйларың булганда, төк тә төшмәс. Мәйдан. Төк чыкмас Кысыр, баласы булмаган кешеләргә карата әйтелә. Баласыз вә күсә ир, ягъни төк чыкмас, кысыр кеше. Р.Батулла. Төк чыкмау к. төк кунмау. Эшләп, үзләренә төк чыкмауга, төк чыкмау гына түгел, тамак ач, өс ялангач, рәтләп торырлык җылырак, иркенрәк бер куышның булмавына Сәмигыл абзый белән Мәгърифә абыстай бик борчылалар. М.Гали |