ТӨЙНӘ’Ү ф. 1) к. төенләү (1 мәгъ.). Үзе ашыга, кабалана, үзе яулыгын ияге астыннан төйнәргә маташа... А.Тимергалин. Көн эссе, егет укытучыларның күбесе башларына кепка кигәннәр, төйни белмәсәләр дә, галстук оештырып куйганнар, аякларында я арзанлы чүәк, я гармун төсле сыдырылган хром итекләр ---. М.Мәһдиев 2) Төрле вак әйберләрне җәймә, тукыма кисәгенә һ.б.ш. салып, төен хәленә китереп җыйнап бәйләү. Сепараттан кайтып, ике-өч минут үтте дигәндә, сандыклар актарып, зур бер төенчек төйни дә Көлемсәр келәт артындагы әрекмәнлеккә яшерә. Ә.Баян. Гөлтуташ ул көнне дә, иске юрган тышлыгыннан теккән балалар күлмәкләрен төйнәп, һаман да шул үзенең туган авылы Аблайга ризык эзләп чыгып киткән иде. В.Имамов 3) сөйл. Бармакларны уч төбенә кысып йому; йодрыклау. Төйнәлгән йодрыкларын алга сузган килеш биеп кенә тора. Ф.Баттал. Асрау, йодрыгын төйнәп, нидер кычкырып калды. М.Әмирханов 4) күч. к. җыю (21 мәгъ). Көтә ана, төйнәп сабырлыгын, Хәбәр китерер, дип, яз ае. Л.Шагыйрьҗан. Соңгы егәрен төйнәп, сорарга җөрьәт итте: «Бабай, син соң кем буласың?» Т.Галиуллин Төйнәп алу Тиз генә, берара, кыска вакытка төйнәү. Башын иеп, өстәл артыннан кузгалып маташкан Фәһим кире чүкте, әбисе, Рәхимҗан гына күрерлек итеп, йодрык төйнәп алды, Рәшидә, кулларын кушырып торган җиреннән улын кочаклап, тураеп басты. А.Әхмәтгалиева Төйнәп бетерү Барысын да төйнәү, төйнәүне төгәлләү. Ниһаять, уйлый башлаган уйларын төйнәп бетереп, Фатыйма карчык сүз башлады: – Фәһимнәрдән һаман хәбәр юк бит әле, карт... Г.Гыйльманов. Иртәгесен, иртүк торып, бар мөлкәтен төйнәп бетергәч, яктыга чыгып, Уктау белән хушлашты. Г.Якупова Төйнәп бирү Башкалар өчен төйнәлү; кем өчендер төйнәү. Тимерче-умартачының кордашы – аръяктагы Сираҗетдин бабай – Актуган кешеләре фикерен бер төенгә төйнәп бирде шикелле. Б.Камалов Төйнәп карау Төйнәргә тырышу; сынар өчен төйнәү. Менә иртән кызык өчен карандаш юанлыгы кадакны төйнәп карадым. А.Тимергалин Төйнәп кую Төйнәлгән хәлгә китерү; алдан ук төйнәү. Ул, кипкән тамагын кырып: – Кызым, миңа хат-фәлән юкмы? – дип, берничә кат эндәшеп карады да, җавап бирүче булмагач, алъяпкычындагы кып-кызыл җиләкләрен яулык почмагына авыштырып төйнәп куйды. Ф.Яруллин. Саргылт чәчен баш артына төйнәп куйган, ачык муены мәрмәрдәй ак, шома. Х.Камалов Төйнәп чыгу Барысын да төйнәү; һәрберсен аерым-аерым төйнәү. Яулыкларны төйнәп чыкты да кычкырып елап җибәрде. Мирас Төйни башлау Төйнәргә тотыну. Төенчегеңне төйни башла: без ике сөйләшмибез. М.Мәһдиев. Әйбер-фәләнен төйни башлаганда ук, кайбер дус-ишләренең, бигрәк тә указга кадәрге өйрәнгәннәрен оныта алмаганнарның, «озату хөрмәтенә бер-ике литр табарсың инде, йоланы бозмыйк» дип кысуларына Александр төкереп тә бирмәде. С.Шәрипов Төйни тору Берәр эш-хәлгә кадәр төйнәү; аз-азлап, әкренләп төйнәү. Ул санасын, без кыйссаның Җепләрен төйни торыйк; Ни кылмышын, ни кырмышын, Тормышын сөйли торыйк... Ш.Галиев. Можга якларына чыгып кергәнием әле менә, түшәк-ястыгыңны төйни тор, дип әйтеп кайттым берсенә. Р.Гаффар |