ТӨЙНӘЛҮ ф. 1) төш. юн. к. төйнәү. Йодрыкка төйнәлгән кулымның авыртмавына аптырап, әле идәнне, әле стенаны төйдем, аннан кинәт кенә кычкырып-кычкырып көлергә тотындым. А.Әхмәтгалиева

2) күч. Күңелгә, йөрәккә авыр йөк булып туплану, җыелу (хис-кичерешләр, тойгылар һ.б.ш. тур.). Әллә бер-бер төзәлми калган күңел ярасы булдымы, ятим үскәндә җанына җыелып төйнәлгән рәнҗүе бар идеме – белә алмадым. Х.Камалов. Йөрәгенә төйнәлгән җан газабы шулай иртә гүргә кертте дә инде әнисен. А.Әхмәтгалиева

3) күч. Бер төркем булып оешу, берләшү, туплану. Сугыш чыккан көннән бер урында ике-өч кеше төйнәлсә, якын-тирәдәгеләр иң тәҗел эшләрен дә ташлап төркемгә тартылалар, бергә булырга тырышалар: яхшы хәбәрләр ишетелмиме, сөенечләр колакка кермиме? А.Гыйләҗев. – Сезгә сүзем бар, – диде ул, ничектер аеруча тантаналы итеп, – җыелыштан соң берегез дә тараласы булмагыз, төйнәлеп кенә безгә барыгыз. Г.Сабитов

4) күч. Берәр кая китәргә әйберләрен туплап, әзерләп кую. Әтисе әнисенә, юлга төйнәлү өчен, дүрт сәгать вакыт бирде. А.Хәлим

5) күч. Оешу, барлыкка килү, формалашу (фикер, уй һ.б. тур.). Кызда да, Даянда да шундый фикер төйнәлде кебек. Х.Камалов. Каләм очына фикер төйнәлде, Яза башлагач, төен чишелде, Сер капчыгым да кинәт тишелде. Р.Мөхияр

Төйнәлә башлау Төйнәлергә тотыну; төйнәлү билгеләре сизелү, күренү. Газинур кайчан да булса Сәлим белән ныклап бәрелешеп аласын, йөрәгенең ерак-ерак почмагында хәзергә әле сәбәбе дә билгеле булмаган ачу төене төйнәлә башлавын сизә иде сизүен. Г.Әпсәләмов. Зәйтүн күңеленнән суырылып чыгып, үзенең җан түрендә йомарланып төйнәлә башлаган куе томан арчылып, ачыклана барган саен, ул түшәккә ныграк сеңде. Г.Гыйльманов

Төйнәлеп бару Рәттән, даими төйнәлү. Хатыннарның һәр сүзен, ятьмәнең һәр күзен җөпләп, төеннәр төйнәлеп бара. Ә.Гаффар

Төйнәлеп бетү Тәмам төйнәлү, җитәрлек дәрәҗәдә төйнәлү. Хәлимнең уй очлары төйнәлеп бетүен генә көткән кебек, карт тагын сүз башлады: Бу китүең белән анаңны рәнҗетмәдеңме соң, олан? Г.Гыйльманов

Төйнәлеп калу Ниндидер бер вакыйгадан, хәлдән соң төйнәлү. Күңелдәге сораулар бер төенгә төйнәлеп калды... Н.Гыйматдинова. Бала күңелендә ачу төйнәлеп калуы бар. Х.Камалов

Төйнәлеп кую Тиз арада, кисәк яки алдан төйнәлү. Аның, тизрәк Кабан буендагы фатирына кайтып, рәтлерәк киемнәрен киеп, төргәккә төйнәлеп куелган рәсем-сурәтләрен алып, --- туган якларына кайтып китәсе бар иде. Г.Гыйльманов

Төйнәлеп тору Озак вакыт дәвамында төйнәлгән булу; вакытлыча төйнәлгән хәлдә булу. Карт белән карчык үзләренең күргәннәрен, башларыннан кичкәнне сөйлиләр, эчләрендә 40 ел буе төйнәлеп торган төенне солдатка чишәләр. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә