ТӨЙМӘЛӘ’Ү ф. Төймәләрне (1 мәгъ.) эләктерү, каптыру. Профессор халат төймәләрен бик озак төймәләде, һаман аның бер чабуы озын, икенчесе кыска булып чыга иде. Г.Әпсәләмов. Ләкин ыңгырашудан тиз туктый ул, чөнки өстәл янына чандыр, төз гәүдәле, погонсыз кителен ияк астына кадәр менгереп төймәләгән, төкле яңаклы, ябык битле коры бер ир утыра. М.Мәһдиев Төймәләп бетерү Барысын да төймәләү, барысын да төймәләнгән хәлгә китерү. Икенче балак та артык карышмагач, чалбарын төймәләп бетергәч, әти кеше, күкрәген тотып, диванга утырды ---. Ә.Баян. Чалбарын урам буйлап йөгергәндә төймәләп бетерде. М.Мәһдиев Төймәләп җибәрү Тиз генә төймәләү. Пәлтәңне төймәләп җибәр Төймәләп кую Төймәләнгән хәлгә китерү. Сакалын учлады, куе зәңгәр җирлеккә нечкә генә ак сызыклар сызылган өр-яңа костюмының төймәләрен берсен дә калдырмыйча төймәләп куйды. Г.Ахунов. – Чукынчык! – диде ул. – Ашыгычлык белән төймәләп куярга да онытылган. Р.Сибат Төймәләп тору Сөйләү моментында төймәләү. Шмит, сүзләренең тәэсирен белү өчен, сырмасының җиң очларын төймәләп торган Фатыйманы дикъкать белән күзәтте. А.Расих. Курткамны киеп, сәдәфләрен төймәләп торганда, рәсемен тәгаенләп килгән художник кыяфәтенә кереп, ияген учлап, бик ныклап һәр хәрәкәтемне күзәтте. Р.Рахман Төймәләп чыгу Берсен дә калдырмыйча төймәләү, барысын да берәм-берәм төймәләү. Башта ул ашыкмыйча гына халат төймәләрен төймәләп чыкты, аннары, иннеген алып, көзге янына юнәлде. Кызыл таң Төймәли башлау Төймәләргә тотыну. Кияргә ярдәмен тәкъдим итү өчен үрсәләнгән Сабир Кәшфиевичкә мөмкинлек бирмичә, төймәли үк башлады. Ф.Яхин Төймәли төшү Тагын да күбрәк төймәләү. – Күлмәгеңне төймәли төш әле, бигрәк ерык, – дип калды апасы аның артыннан. Р.Вәлиева |